Логотип
Яңалыклар

Сабантуй буламы, юкмы?

Социаль челтәрләрдә инде күптәннән Сабантуй бәйрәменә кагылышлы хәбәрләр йөри. Дөрес кайсы?


  Социаль челтәрләрдә   инде күптәннән Сабантуй бәйрәменә кагылышлы хәбәрләр йөри. Дөрес кайсы?
  Сабантуй 4 июльдә узачак  йә Сабан бәйрәме авылларда гына  була икән дигән хәбәрләр күптән йөри. Мөслимлеләр  Федераль Сабантуй үткәрергә әзерләнә дигән хәбәрләр дә килеп ирешә. Әлегә Татарстан хакимияте  бу җәһәттән билгеле бер фикергә килә алмый.  «Сабантуй уздыру форматы һәм числосы әлегә хәл ителмәде.  Моңа кагылышлы указ юк»,  – дип  хәбәр итә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова. Күрәсең, республикадагы коронавирус белән бәйле эпидемиологик вазгыять әлегә  халык күп җыелган бәйрәмнәр үткәрү турында тәгаен бер фикергә килергә мөмкинлек бирми. 
Башка елларны  авылларда Сабантуй бәйрәме  июнь аеның шушы вакытларында уза иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар