Рөстәм Миңнеханов янә Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды

Бүген Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының еллык гомуми җыелышы узды. Чарада ассоциация җитәкчеләре, үсеш институтлары, башкарма хакимият органнары вәкилләре, шулай ук 12 төбәк башлыгы катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышны ачып, Татарстан Президенты, Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм ассоциациянең казанышлары белән уртаклашты. "Тулаем төбәк продуктының алты өлештән артыгы, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә чыгымнарның биштән бере, технологик инновацияләргә чыгымнарның чиреге һәм Россиянең барлык инновацион  продукциясенең биштән бере Россиянең инновацион төбәкләр ассоциациясе төбәкләренә туры килә. Без уңышлы һәм динамикалы үсеш кичәрәбез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта ул ассоциация эшенә алга таба нәтиҗәле эшләү өчен кайбер үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. "Безгә комитетлар структурасын оптимальләштерү, аларның идарә органнарына федераль хакимият һәм эксперт берләшмәләр вәкилләрен кертү зарур", - диде Россия инновацион төбәкләр ассоциациясе рәисе.

Җыелыш барышында ассоциация уставына төзәтмәләр кабул ителде, Совет әгъзалары сайланды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янә  Россия инновацион төбәкләр ассоциациясе рәисе итеп бертавыштан сайланды.

Утырыш кысаларында ассоциациясенең Күзәтчелек советының яңа составы расланды. Россия инновацион төбәкләр ассоциациясе Күзәтүчелек советы рәисе итеп яңадан Дәүләт думасы рәисе Сергей Нарышкин сайланды.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7490
    0
    48
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    2055
    2
    26
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3402
    1
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4330
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6169
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2023 - 07:55
    Без имени
    Бухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторга
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 09:09
    Без имени
    Безнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥
    Җиңги
  • 24 сентябрь 2023 - 17:38
    Без имени
    Никах ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугел
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 23 сентябрь 2023 - 08:21
    Без имени
    Үзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 22 сентябрь 2023 - 10:57
    Без имени
    Искиткеч әйбәт,гыйбрәтле әсәр.Рәхмәт.
    Әни онытыламыни?!
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»