Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Туган телне саклауда хәл итеп бетермәгән мәсьәләләр бар

Казан Кремлендә узган Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев төп доклад белән чыгыш ясады.

“Муниципаль дәрәҗәдә эшләү - милли сәясәтне гамәлгә ашыруда төп бурычларның берсе”, - диде Васил Шәйхразыев. Эшнең төп юнәлешләре “телләр үсеше буенча, мәдәният, халыкның гореф-гадәтләре буенча програмаларны гамәлгә кую, шулай ук бу эшкә матбугат чараларын, фәнни җәмәгатьчелекне һәм гражданнарны җәлеп итү буенча конструктив хезмәттәшлек” булырга тиеш.

Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында милләт составы соңгы елларда нык үзгәрә. Моның сәбәбе миграция процессларына бәйле. 2011 елда республикага 131 мең чит ил гражданы килсә, 2015 елда 225 мең кеше чит илдән килгән. Элек чит ил халкы күбесенчә зур шәһәрләрдә утырып калса, хәзер алар һәрбер муниципаль берәмлектә бар.

Килгән халыкның социаль-мәдәни яктан безнең төбәк тормышына җайлашуына Татарстанның милли-мәдәни оешмалары ярдәм итә. Татарстанда аларның саны 200гә якын. Республикада 177 милли-мәдәни оешма эшләп килә, Татарстан халыклары ассамблеясенең ике филиалы һәм сигез викиллеге бар, республикада Халыклар дуслыгы йорты 7 муниципаль берәмлектә эшли. Якын киләчәктә Азнакайда, Мамадышта һәм Алабугада ачылыр дип көтелә.

Татарстанда динара татулыкка, халык һөнәрләренә, яшьләр белән эшкә игътибар зур бирелә.

Республикада китапханәләр челтәре сакланган һәм үсеш ала. 1526 иҗтимагый китапханәдәге китап фонданың чиреге - республика халыклары телендә.

Татарстанда яшәүче халыкларның телен саклау мәсьәләсе актуаль. “Татарстан мәктәпләрендә балалар татар, рус телләрендә, шулай ук чуаш, мари, удмурт, мордва телләрендә белем ала. Башкорт һәм иврит телләрен дә өйрәнәләр”, - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары.

“Яхшы материал тупланган, ләкин сораулар да бар. Азнакай районында халыкның 86 проценты татар, татар телендә 25 процент кына белем ала. Азнакай бик күп зыялы шәхесләр биргән төбәк... һәм мондый районнар бихисап. Моңа игътибар итәргә кирәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев утырышта.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Минтимер Шәрипович дөрес кисәтү ясады. Без һәрвакыт туган тел турында сөйлибез, шул ук вакытта муниципалитетлар җитәкчеләре бу мәсьәләне хәл итеп бетерми”, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Киңәшчесенең кисәтүенә кушылып. 
 


чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар