Рөстәм Миңнеханов ТР Үзәк сайлау комиссиясенә муниципаль депутатлар имзаларын тапшырды

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген, республика Президентына кандидатлардан беренче булып, ТР Үзәк сайлау комиссиясенә муниципаль депутатлар имзаларын тапшырды һәм Федерация Советына кандидатуралар исемлеген тәкъдим итте.
Шуны билгеләп узыйк: муниципаль берәмлекләрнең 405 депутаты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргән. Аның кандидатурасын хуплаган депутатлар арасында барлык 43 район, 2 шәһәр, 60 шәһәр һәм авыл җирлекләре вәкилләре бар.
Әйтергә кирәк, депутатлар Татарстан Президентына бары тик бер кандидат өчен генә тавыш бирергә хокуклы. «Муниципаль фильтр» узмаган кандидатлар сайлау алды узышыннан төшеп кала. Закон нигезендә, Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, Федерация Советына Татарстаннан 3 кандидаттан торган исемлек тапшырды. Бу ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры
Марат Әхмәтов, хәзерге сенатор Сергей Батин һәм РФ Президенты каршындагы эчке сәясәт буенча идарәнең экс-башлыгы Олег Морозов. Сенаторны алмаштыру – төбәк башлыгын сайлаганда зарури процедура. Татарстаннан сенатор кандидатурасы Татарстан Президенты инаугурациясеннән соң шундук билгеләнәчәк (аны сайлап алганнан соң ай дәвамында). Искәртеп узабыз, ТР Президентын сайлау 13 нче сентябрьдә узачак. Соңгы тапкыр төбәк башлыгын турыдан-туры сайлаулар 14 ел элек – 2001 нче елда үткәрелгән булган.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова журналистларга шәрехләп узганча, Сайлау кодексы таләбе буенча, ТР Президентына кандидат теркәү өчен 386 имза тапшырырга тиеш, шул ук вакытта аларның саны 5 проценттан артмаска да тиеш. Шул рәвешле, бүген «Бердәм Россия» партиясеннән Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы өчен тавыш биргән муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының 405 депутатының имзасы тапшырылды. «Әлеге имзалар эшче төркем тарафыннан тикшереләчәк, моңарчы тапшырылган документларны да эшче төркем җентекләп тикшерде.
Имзаларын куйган һәм аларны нотариус аша раслаган депутатлар исемлеге өч көн дәвамында Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урын алачак. Шулай ук, документлар тикшерелгәч, якынча 10 көннән, комиссия утырышта ТР Президентына кандидатны теркәү яки кире кагу турында карар кабул итәчәк», - дип белдерде Надежда Борисова. Аның әйтүенчә, имзаларны җыю, документны рәсмиләштерү тәртибе закон таләпләренә җавап бирергә тиеш. Ул депутатның берьюлы ике кандидат өчен тавыш бирә алмавын да искәртте, бу хәл була калса, тавыш имзаларны беренче булып тапшырган кандидатта калачак.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/22/111501/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.