Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты сайлауларда тавыш бирде

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкраучы Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Татарстан Президентын һәм республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирде.
К.Марк урамында урнашкан А.Н.Туполев исемендәге КИТТУ-КАИның 1нче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына Рөстәм Миңнеханов хәләле Гөлсинә ханым белән килгән иде.Журналистлар белән әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов гражданнар төбәк башлыгын үзләре сайлаган вакытта бу күпкә җаваплырак, дип билгеләп үте. "Сайланган кешеләр депуталар алдында гына түгел, үз тавыш бирүчеләре алдында да җаваплылык тоя, бу күпкә дөресрәк карар", - диде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.
42нче сайлау участогы рәисе Алексей Лустин сүзләренчә, учатокта эшләр беркетмә нигезендә оештырылган. "9-12 сентябрьдә вакытыннан алда тавыш бирүләр үткәрелде. Барлыгы 48 кеше тавыш бирде, - дип билгеләп үтте ул. Бүген участок иртәнге 7дә ачылды, аңа Батурин, Дзержинский, Зур Кызыл, Нагорная, Федосеевская, Зоя Космодемьяская, Япеев, Тельман һәм Карл Марс урамнары керә".
44нче сайлау участогы рәисе сүзләренчә, иртән сайлаучылар күп килгән. "Участокта тавыш бирү көнендә 1416 сайлаучы теркәлгән", - диде ул.
Иртән биредә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов та тавыш бирде.
Әйтергә кирәк, сайлау бюллетеньнәре тавыш бирү өчен үтә күренмәле урнага төшерелгәннән соң, Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләле, бүген тавыш биргән барча кеше кебек үк, махсус беләзекләр алды.
Искәртеп узабыз: "Мин тавыш бирдем" дигән кәгазь беләзек җәмәгать траспортында бушлай йөрү, шулай ук сайлау көнне республика музейларына бушлай керү мөмкинлеген бирә. Шулай ук ТР Президенты һәм Казан шәһәр думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирүчеләр Kazan-Arena стадионында узачак "Без булдырабыз! Без бергә!" бәйрәменә дә керә ала.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113478/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.