Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның мәгариф системасы уку елына әзер

Татарстан Президенты РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка яңа уку елына төзелгән объектлар турында сөйләде.

 

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф системасы уку елына әзер. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев видеоконференция режимында уздырган киңәшмәдә шулай дип белдерде. "Мәгариф" илкүләм проекты буенча мәгариф объектларына багышланган киңәшмә "Перспектива" 186 нчы лицеенда булды.

Республика Президенты яңа уку елына төзелгән объектлар буенча хисап тотты. "Без 1224 урынга исәпләнгән күп профильле "Перспектива" лицее каршында басып торабыз. Бу мәктәптә ике бассейн, ике спорт залы бар. Бүген бу мәктәпкә 317 беренче сыйныф укучысы килде. Барлыгы унбер беренче сыйныф", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов уку елы башына 5,7 мең урынга биш мәктәп һәм ике янкорма куллануга кертелгәнен әйтте. Ел азагына кадәр 858 урынга исәпләнгән мәктәп һәм Осиново бистәсендә 800 урынлык янкорма файдалануга тапшырылырга тиеш.

Реклама

"Демография" проекты буенча, уку елы башына 3330 урынны үз эченә алган 17 балалар бакчасы кулланышка кертелде. Ел азагына кадәр 2400 урынга исәпләнгән тагын ун балалар бакчасын файдалануга тапшыру көтелә. Дмитрий Анатольевич, болар сез куйган бурычлар кысаларында", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент капиталь ремонт программасы буенча 147 оешма төзекләндерелгәнен әйтте. Сүз уңаеннан, бу программа буенча, 111 балалар бакчасы, 29 гомуми белем бирү учреждениесе, 3 кадет һәм 4 коррекцион мәктәптә ремонт уздырылган. "Татарстанның мәгариф системасы уку елына әзер. Ворлдскиллс бәйрәме һәм Татарстанның мәгариф системасына ярдәм өчен рәхмәт", - диде.

Дмитрий Медведев җавабында шулай ук рәхмәтен җиткерде. "Республика җитәкчелеге, Татарстан халкы куйган тырышлыктан башка, мондый бәйрәм килеп чыкмас иде. Ул бик югары дәрәҗәдә узды. Моның белән сезне котлыйм. Бу чыннан да ил тормышында урта һөнәри белемне үстерүдә, яңа квалификацияләр барлыкка килүдә әһәмиятле вакыйга булды", - диде.

Премьер-министр Казандагы яңа лицейда унбер параллель беренче сыйныф булуына да берникадәр гаҗәпләнде. "Сез сөйләгән әйберләр яхшы. Унбер сыйныф булгач, беренче "М" классы буламы инде ул?! Без укыганда "б", "в", " г" лар була иде, ләкин "л", "м"?! Кызык!.." - диде ул.

Алга таба  тагын сигез төбәк вәкиле үзләрендә яңа уку елына башкарылган эш турында кыскача мәгълүмат җиткерде.

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 18 сентябрь 2019 - 00:04
    Без имени
    Бик матур тормыштан алып язылган ,дэвамы бармы ,улы исэн сау кайтамы .Мин эсэрлэрнен ахырында барлык кимсетелгэн кешелэрнен бэхетле булуын телим.
    Сүнмәс утлар булмас әле...
  • 18 сентябрь 2019 - 00:04
    Без имени
    Буталчык
    Сагыну
  • 18 сентябрь 2019 - 00:04
    Без имени
    Анлавы авыр
    Сагыну
  • 18 сентябрь 2019 - 00:04
    Без имени
    Аллам сакласын! Дошманына курергэ дэ язмасын!
    ​Үрмәкүч
  • 18 сентябрь 2019 - 00:04
    Без имени
    ,,Йэрэгемне уч тэбемдэ тотып"-дигэндэй укыдым.
    Мең дә бер... кичә?
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...