Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кереште

Бу минутларда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Президенты инаугурациясе тантанасы уза. Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифасына керешү тантанасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Залга Россия һәм Татарстан дәүләт флаглары, шулай ук Президент штандарты кертелде.

Аннары Рөстәм Миңнехановның анты яңгырады. Конституцияләргә кулын куеп: «Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнар хокукларын һәм ирекләрен, ТР Дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, миңа йөкләнгән Татарстан Республикасы Президенты югары вазифаларын намуслы башкарырга тантаналы төстә ант итәм», – диде ул.

Ант сүзләреннән соң Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары уйнатылды.

Инаугурация тантанасына 700 дән артык кеше чакырылган иде. Алар арасында депутатлар, ТР Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр җитәкчеләре, хакимиятнең федераль органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, РФ субъектлары җитәкчеләре дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар