Логотип
Яңалыклар

​Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Командасы тагын да ныклы һәм нәтиҗәлерәк булырга тиеш»

Бүген Казан Кремлендә Республика көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның алдынгыэлектрон массакүләм мәгълүмат чаралары редакторлары белән гадәттәге очрашуы узды. Татарстан Президентына сорауларын өч телеканал һәм дүрт эре интернет-басмалар вәкилләре бирделәр. 

Әңгәмә барышында Татарстан үсешенең социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси актуаль мәсьәләләре күтәрелде. Катнашучылар ТР Президенты белән төрле тармаклар һәм өлкәләрдә республика гамәлгә ашыра торган проектлар, алга таба планнар һәм мөмкинлекләр турында сөйләштеләр. Татарстанның Россиядә алдынгы урыннарны тәэмин итүче һәм федераль үзәктә ныклы ышанычны яуларга ярдәм итүче шартлар турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Командасы ролен ассызыклады. «Татарстан Командасы – бу кешеләр, предприятиеләр, безнең яклы кешеләр, депутатларыбыз, безнең федераль үзәк белән, Россия Президенты, РФ Премьер-министры, министрлар мөнәсәбәтләребез ул. Республикада федераль максатчан программалар гамәлгә ашырыла, күп программалар безнең инициатива белән дә барлыкка килә. Алар барысы да бездәге икътисадый иминлекне формалаштыралар», – диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның РФ Дәүләт Думасындагы депутатлар командасының активлыгын һәм нәтиҗәлелеген югары бәяләде. ТР Президенты ассызыклаганча, хәзерге вакытта төп бурыч - Дәүләт Думасында Татарстан урынын ныгыту. 

«Безнең Дәүләт Думасында гаять куәтле команда. Бу команда тагын да ныгырак һәм нәтиҗәлерәк булырга тиеш. Думадагы безнең хезмәттәшләребезнең күбесе сайлауларга кандидатлар булып бара. Без аларның сайлаучыларга файда китерерләр дип көтәбез, аны безнең республика халкы. шәһәрләр халкы, Татарстанның торак пунктларында яшәүчеләр, предприятиеләр хезмәткәрләре сизәчәкләр. Шундый бурычны без куябыз», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты Матбугат хезмәте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар