Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Татар университеты темасы беренче планда тора

“Татар университеты темасын хәл итәргә кирәк, ул беренче планда тора”, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мәскәү – Татарстан күпере” III Мәскәү яшьләр форумында.

Сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов Рөстәм Миңнехановка бик күп яшь галимнәрнең Татарстанда милли университетны оештырырга әзер булуы турында белдереп, мондый мөмкинлек бармы, дигән сорау бирде. “Татар телен югары белем системасына кертүгә ничек карыйсыз?” – дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Президентына.

“Татар университеты темасын хәл итәргә кирәк. Ул беренче планда тора. Әгәр сезнең күзаллауларыгыз бар икән, тәкъдимнәрегезне әйтегез, университет белем бирү юнәлеше генә түгел, ул иннвацион булса да, начар булмас иде”, - дип белдерде Президент. Бу сорауны Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевка теркәргә кушкан иде. Ул булмагач, залдагылар, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибгатуллин монда, дип сүз катты. “Ярар, әлегә мәдәният министры, бәлки, ул вакытка мәгариф министры да булып куяр”, - дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов.

 


 
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/27/153167/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар