Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Бүгенге көндә Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге Татарстан белән мөнәсәбәтне ныгытырга булышырлык зур эшләр башкара. Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе активы белән очрашуда әйтте.
Очрашу «Амбассадор» кунакханәсе залында узды, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үз халкыңның мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, туган телеңне саклап калу – татарларны бөтен дөнья буйлап берләштерерлек максатлар. Ул искәрткәнчә, татарларның өчтән бере генә Татарстан Республикасы территориясендә яши, калганнары Россия төбәкләре һәм башка илләргә таралган.

Безне барыбызны да яраткан бәйрәмебез - Сабан  туе берләштерә, диде Рөстәм Миңнеханов, ул 100 елдан артык уздырылып килә һәм Россия Федерациясендә кеше иң күп килә торган бәйрәмнәрдән санала. Аерым алганда, быел Сабан туе, гадәттәгечә, Ленинград өлкәсенең Энколово авылында узды, бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков булды.

Татарларны берләштерә торган мәдәни-тарихи багланышлар аерым роль уйный, болар – Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татар милли-мәдәни федераль автономиясе, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук искәрткәнчә, туган телне, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен тәүлек буена «ТНВ-планета» телеканалы эшли, «Татар иле» порталы оештырылган. Бүген теләгән барча кеше «Ана теле» онлайн-мәктәбе кысаларында татар телен өйрәнә ала.

Мөһим бурычларның берсе – татарлар өчен бердәм мәгълүмат киңлеге булдыру, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин очрашуда катнашучыларны атап чыкты, шуннан соң теләгән кешеләр Санкт-Петербург татар җәмәгатьчелеге белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча үз фикерләрен әйттеләр.

Татар җәмәгатьчелеге активы вәкилләре Татарстандагы вакыйгаларны даими күзәтеп баралар, төбәкне үзләренең тарихи ватаннары дип саныйлар. Алар Рөстәм Миңнехановка Санкт-Петербург татар җәмәгатьчелегенә күрсәткән аерым игътибары өчен рәхмәт белдерделәр. Алар фикеренчә, мондый очрашулар гадәткә керде, бу очрашулар татар җәмәгатьчелегенә үзләрен татар итеп тоярга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Р.Миңнеханов эшчәнлекләре белән аерылып торган татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә  шушы очрашу барышында Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырды.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/19/110561/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар