Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере»ндә Токиодагы кебек уңайлы мохит ясарга тәкъдим итте

Эш урыннары, белем бирү һәм ял үзәкләре булдыру шәһәрнең транспорт инфраструктурасына йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк, ди ТР Президенты.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанның «Салават күпере» микрорайонында эш урыннары, белем бирү учреждениеләре, ял үзәкләре булса, халыкның шәһәр үзәгенә бару ихтыяҗы тумаячак һәм ул «бөке»ләрдә утырмаячак. Токио шәһәре шул принцип белән төзелгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының 32нче сессиясендә шул хакта хәбәр итте.

«Әгәр без «Салават күпере»ндә эш урыннары, белем бирү һәм ял үзәкләре булдырсак, бөтенесенә дә үзәккә баруның кирәге калмаячак. Мисал өчен, Токио шәһәре шундый өлешләргә бүленгән. Бездә исә иртән бөтен халык үзәккә бара, аннары килгән юлдан өйләренә кайта», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуңа бәйле рәвештә, ТР Президенты «Салават күпере» микрорайонын яшәү өчен мөмкин кадәр уңайлы итү хакында уйларга кушты. Әгәр моны җайга сала алмасак, халык һәрвакыт «бөке»ләрдә иза чигәчәк һәм уңайсыз булачак. Шәһәр тормыш итү өчен уңайлы булырга тиеш», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Заседание Казанской городской Думы

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 елда Казанда Горький шоссесы дублер юлы төзеләчәк. Ул «Салават күпере» микрорайонының транспорт инфраструктурасын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7702
    1
    100
  • 8371
    2
    56
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9418
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 28 сентябрь 2020 - 05:31
    Без имени
    Дэвамы ачылмый.
    «Китмә!»
  • 28 сентябрь 2020 - 05:49
    Без имени
    Бик тә авыр тормышта яшисез.Мин үзем дә шундыйрак хәлдә яшим. Чит гаиләдә баласы гына юк, дип беләм... Ә бәлки бардыр ... Чөнки беркайчан да, акча алып кайтып бирмәде. Иртә таңнан чыгып китә , төнлә генә кайтып, артын куеп ята... Ник яшәдем микән? Башта әнине утка саласы килмәде. Балалар кечкенә иде. Шулай, мин дә көне-төне еладым, яшиселәр килми иде... Һаман шулай этле-мәчеле яшәп ятабыз.... Төзәлә торган яра түгел... Бик үкенәм, яшьтән аерылышмаганга....
    Гаилә җимерүче
  • 28 сентябрь 2020 - 07:59
    Без имени
    Нинди мэхэббэткэ ышаныч югалган монда? Ул булмаган. Гомер буе йоргэн ир, белмэмешкэ салынган хатын.
    Гаилә җимерүче
  • 28 сентябрь 2020 - 08:29
    Без имени
    Бу очракта, хатын кызга тормыш иту авыр булган, укенеч шуннан гына кебек. Хыянэт бит ул, бер булган икэн, гел кабатланып торачак. Андый очракта изелеп яшэудэн мэгьнэ юк. Ышаныч беткэч тэ яшэу бик авыр, ике арада шул маржа тора кебек. Ирнен эйткэн бер сузенэ дэ ышанып булмый. Димэк аралашудан мэгьнэ юк.
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 28 сентябрь 2020 - 08:29
    Без имени
    Гаилэгез таркалмаган очракта да, жае килгэн саен искэртеп, эйтеп торачак, лишние переживаниялэр сина кирэкме, уз башына, э ирдэ сина эйтелмэгэн ничэ секрет, уйлар кара эле?
    Аналыгыңны алганнарын иреңә әйтергәме, юкмы?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...