Логотип
Яңалыклар

​Рөстәм Миңнеханов «Россия – минем тарих» тарихи паркын ачуда: «Туган як тарихын өйрәнегез»

Лилия Гаделшина
Фото: Рамиль Гали
Россия дәүләте һәм аның төбәкләре тарихына багышланган заманча мультимедиале күргәзмәнең чираттагысы Казанда ачылды.

Казанда «Россия – Минем тарих. Татарстан Республикасы» дип аталган мультимедиале тарихи парк пәйда булды.  Россия дәүләтенең борынгы чорыннан алып бүгенге көннәргә кадәр тарихын чагылдырган музей бүген тантаналы төстә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды.
 
Шулай ук әлеге тантанада Россия Президенты Администрациясенең Урал һәм Идел буе төбәкләре белән бәйләнешләр департаменты башлыгы Санал Бадмаев, Эчке сәясәт идарәсе баш киңәшчесе Роман Балашов, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, Рус православ чиркәве архиерее, епископ Тихон, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, бу мәдәни проектны тормышка ашырырга булышкан «Газпром» компаниясе вәкилләре катнашты. 
 
Открытие исторического парка «Россия – Моя история. Республика Татарстан». 
 
«Россия – минем тарих» проекты Россия күләмендә 2013 елдан тормышка ашырыла башлады. Россия Президенты ярдәме белән оештырылган беренче экспозиция Мәскәүдә ачылды. Мондый музей Уфада да бар. Ел азагына кадәр Россиянең тагын 17 төбәгендә, шул исәптән Идел буе округындагы Самара, Пермь, Сарытау, Түбән Новгородта да барлыкка киләчәк.
 
Татарстан башкаласындагы музей «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендәге 1нче һәм 2нче павильоннарда урнаштырылды. Тарихи парк экспозициясенең мәйданы 5,5 мең квадрат метрны тәшкил итә, барлыгы ул 42 залдан тора. Проект кысаларында дүрт экспозиция ясалган. Алар  – «Романовлар», «Рюриковичлар», «Бөек дулкынланулардан Бөек Җиңүгә кадәр (1914-1945)», «Россия – минем тарих. 1945-2016». Болардан тыш Татарстанның тарихи-мәдәни мирасына – Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Татар ханлыгы чоры, ТАССР тарихына аерым экспозиция багышланган.
 
Открытие исторического парка «Россия – Моя история. Республика Татарстан». 
 
«Тарихи парк ачылу – Татарстан тормышында мөһим вакыйга. Бу проект Россия Президенты ярдәме белән төрле төбәкләрдә оештырыла һәм халыкта зур кызыксыну уята бара. Ул Россиянең һәм төбәкләрнең бердәмлеген күрсәтә. Без үзебезнең ил тарихын белергә, аны хөрмәт итәргә тиеш», - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасында.
 
Кунаклар сенсорлы өстәлләр, экраннар һәм киосклар, кинотеатрлар, проекторлар белән җиһазландырылган залларның барысын да йөреп, карап чыкты.
   
«Бу экспозиция бигрәк тә яшь буынга кызык һәм файдалы булачак. Мультимедиале экпозиция заманча технологияләр файдаланып төзелгән. Анда яңа экспозицияләр дә өстәп була. Монда дәресләр үткәрергә мөмкин. Бер мәйданда шул кадәр мәгълүмат тәкъдим ителүен минем беркайда да әлегә күргәнем юк. Өлкән буын да үзе өчен биредә күп мәгълүмат алачак, чөнки без тарихны тирәнтен белмибез. Мин үзем дә әле монда тагын килергә планлаштырам. Тарихи паркны әзерләгән галимнәргә, ярдәм өчен «Газпром» компаниясенә рәхмәтләр җиткерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов экспозицияләр белән якыннан танышкач. 
 
Открытие исторического парка «Россия – Моя история. Республика Татарстан». 
 
Татарстанда яңа мәдәни объект барлыкка килүе белән Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко исеменнән котлау мөрәҗәгатен Алексей Сухов яңгыратты. «Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «Россия – минем тарих» тарихи паркы нәкъ Казанда ачылуы тирән мәгънәгә ия. Бу төбәк Россиянең бердәм милләтен формалаштыруда, Россия халкын берләштерүдә мөһим роль уйнады”, - диелгән әлеге мөрәҗәгатьтә.
 
Чарада чыгыш ясап, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт киләчәкне күзалларга, бүгенгене аңларга, үткәнне ничек сөйләргә икәнен тарих фәне өйрәтә дип искәртте. «Аллага шөкер, тарихны өйрәнергә-белергә кирәклеген аңлау килде. Без бер йортта, тик төрле фатирларда яшәвебезне аңлау бар», - дип ассызыклады мөфти.
 
Митрополит Феофон да татарстанлыларны музей ачылышы белән тәбрик итте. «Татарстан Россиядә әйдәп баручы төбәк. Кызыклы экспозиция өчен дә Казанда иркен мәйдан тәкъдим ителгән. Бу күргәзмә яшьләргә дә, өлкәннәргә дә бер дәрәҗәдә мавыктыргыч һәм мәгълүматлы булачагына ышанам. Илебездә бөтенебезгә татулыкта, тынычлыкта яшәргә язсын», - дип теләде митрополит.
 
«Казан ярминкәсе» үзәгендә  «Россия – минем тарих» экспозициясе халык өчен 10.00-19.00 сәгатьләрдә ачык булыр дип көтелә. Әлегә ул бушлай, киләчәктә билетлар белән керү оештырылырга мөмкин. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар