Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторлары халык рейтингын җитәкли

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләре үзәге төзегән губернаторлар рейтингында беренче тапкыр лидерлык итә. Татарстан лидеры 4 айда рейтингта икенче урыннан беренчегә күтәрелгән.
«Рөстәм Миңнеханов, беренче туры сайлауларына бернинди рисксыз диярлек, Владимир Путинның яхшы теләкләре белән чыга. Әгәр ниндидер гадәттән тыш хәл булмаса, Рөстәм Миңнехановның тарафдарлары оештырган праймериз агитацион характерда узачак. Быел Россиянең барлык төбәкләре башлыклары «Президент» атамасыннан баш тартырга тиешлеге турындагы федераль законга карамастан, көзен Татарстанда нәкъ республика Президенты сайлаулары уза. Бу әлеге төбәкнең аерым статусын ассызыклый», - диелгән тикшеренү нәтиҗәләрендә.
Бу «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәгенең, экспертлар РФ субъектлары җитәкчеләре гамәлләренә бәя биргән беренче тикшеренүләре. Эксперт базасы үсеше һәм төбәкләрдән тулырак мәгълүмат алу нәтиҗәсендә, анда беренче тапкыр барлык төбәкләр дә кергән. Киләчәктә «Губернаторлар рейтингы» тикшеренүләрен ике ай саен тәкъдим итү планлаштырыла.
Тикшерүчеләр рейтингны төзегәндә ачык чыганаклар һәм инсайдер мәгълүматларына мөрәҗәгать иткән, әмма иң мөһиме белгечләр төп игътибарны төбәк һәм федераль экспертлар фикерләренә биргән. Нәкъ менә шул мәгълүмат чыганагы тикшеренүләрнең соңгы нәтиҗәләрен билгеләгән. Россия субъектлары буенча төп мәгълүмат агымдагы елның гыйнарыннан апреленә кадәр җыелган.
Рейтингның лидерлар бишлегенә Рөстәм Миңнеханов (Татарстан), Евгений Савченко (Белгород өлкәсе), Владимир Якушев (Төмән өлкәсе), Дмитрий Кобылкин (Ямал-Ненец автономияле округы) һәм Аман Тулеев (Кемерово өлкәсе) кергән.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/05/109054/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
Соңгы комментарийлар
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
18 май 2022 - 22:33Без имениИр кеше яратса,гражданский бракка риза булмый ул,узенеке итэсе килэ ул кызны.Э инде Кыз егет сузенэ ышанып алдан ук ана бирелэ икэн,нэрсэгэ егеткэ ойлэну,рэхэт булганда яши дэ проблемалар тугач тая.Ирем миңа өйләнми
-
18 май 2022 - 21:49Без имениИ аллам, доньяда нинди хэллэр генэ очрамый. Елыйм-елый укыдым. Рэхмэт , шундый узәк озгеч хикәяләрегезгә. И Аллам, хәерле картлыклар, иманлы балалар бир. Хәркемнең картаясы бар бит...Балаларына сыймаган Галия әби
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.