Рөстәм Миңнеханов: "Без бердәм булырга тиеш!"

"Корстон" комплексында татар дин әһелләренең "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия форумының пленар утырышы бара. Аның беренче өлешен төшкә кадәр үткәрделәр.
Эш башланып китәр алдыннан, делегатлар һәм кунаклар "Минем гаиләмнең шамаиле" конкурсында катнашучыларның эшләре күргәзмәсен карый алды, хәләл продукция сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Чараның төштән соң булган өлешендә исә, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Делегатлар аны аягүрә басып сәламләде. Утырыш Коръән уку белән ачылып китте. Шуннан сүз Рөстәм Миңнехановка бирелде. "Форум быел 6 нчы тапкыр уздырыла. Монда мөселманнар гына түгел, безнең дусларыбыз да кунак буларак катнаша. Без монда дини мәсьәләләрне генә түгел, башка сорауларны да карыйбыз. Милләтнең киләчәге, телебез, яшьләребез хакында фикер алышабыз", - диде ул сүзен башлап. Форум дәвамында киләчәк өчен кирәкле документлар кабул ителәчәген искәртте. "Бер- береңне тыңлау - ул бик кирәк әйбер. Хәзерге заманда Ислам динен пычратырга теләүчеләр дә бик күп. Бердәм булып, без моңа каршы торырга тиеш. Исламга карата булган мөнәсәбәтне җитәкчеләр дә күрә", - диде Татарстан лидеры һәм, РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, әлеге юнәлештә эш алып баручы стратегик төркем төзелүен, анда 28 ил вәкиле катнашуын һәм аның белән үзе җитәкчелек итүен искәртте.
"Без бердәм булсак, фикерләребез дөрес булса, Президент та аларны кабул итәр. Без бу очракта илебезнең нигезе булып, шул форумда сөйләшкән фикерләрне "Россия - ислам дөньясы" стратегик төркеменең эшчәнлегендә файдаланырга тиеш булачакбыз", - диде Р. Миңнеханов. Сүзенең ахырында ул Казанга форумга җыйналучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Ахырдан, делегатларның кайберләре, Рөстәм Миңнеханов кулыннан ТР Президентының Рәхмәт хатларын кабул итеп алды.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/13/110396/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
1 март 2021 - 08:42Без имениИх, ирең турында шундый матур истәлекләр калырлык итеп яшәсәң икән ул. Бер сулыш белән укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
28 февраль 2021 - 20:56Без имениО, да уземне белеп.. Эшли башлаганнан бирле ир ат арасында.. Нэкь шулай сездэгечэ...Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
28 февраль 2021 - 14:23Без имениБез өйрәтмәсәк,кем өйрәтер улларыбызны.Шундый шәп хикәя.Үземне күрдем.Килен дә кеше баласы
-
28 февраль 2021 - 14:50Без имениШәптән башка ни язасың.Һәр язганың энҗе-мәрҗәннән җыелган.«Кешелекне дәвалыйсым килә»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.