Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Парижда Франциянең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Парижда Франциянең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Бу хакта тулырак мәгълүматны Татарстан Республика Президентының матбугат хезмәте бирә.

Очрашу Франциядә Россия Илчелеге территориясендә үткәрелде. Очрашуда татар җәмгыяте активистлары, «Франция Татарстан йорты» ассоциациясе вәкилләре катнашты. Рөстәм Миңнеханов аларга татар халкының традицияләрен, мәдәниятен һәм телен саклау мәсьәләләренә битараф булмаулары өчен рәхмәтләрен җиткерде.



Татарстан Президенты кайсы гына илгә барып чыкмасын, татар җәмәгатьчелеге активистлары белән очраша, тарихи ватаннан читтә татар телен саклау турында фикер алыша.

Бүгенге Франция һәм шул исәптән миграция мәсьәләләре турында сүз кузгатылганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстан, Россия регионы буларак, төрле милләт вәкилләренең гасырлар дәвамында дус-тату яшәү үрнәге булганлыгына билгеләп узды. Бу мәсьәләдә безнең зур тәҗрибәбез бар диде ул. Татарлар кайсы гына илгә килеп урнашмасыннар, шул җирлек, шул ил өчен файдалы булып яши алалар диде ул. Президент «Франция Татарстан йорты» активының үз тирәсенә Франциядә яшәүче татарларны туплау теләге өчен ихтирамын белдерде. Төрле исәпләүләр буенча Париж, Бордо, Ницце, Лион һәм Франциянең башка шәһәрләрендә 700ләп татар яшәгәнлеген билгеләп узды.

Бүген Франция татарлары Европа татарлары альянсында актив эшчәнлек алып баралар, Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән ныклы элемтәләр урнаштырдылар дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.



Президент татар телен интернет челтәрендә он-лайн өйрәнергә мөмкинлек бирә торган «Ана Теле» программасы турында сөйләде. Программаның инде дүрт ел дәвамында гамәлдә булып, аның дөнья буенча актив кулланылуын җиткерде. Рөстам Миңнеханов АКШ, Кытай, Австралия кебек илләрдә булганда, андагы татар яшьләренең татарча бик яхшы сөйләшүләренә игътибар итүен әйтте. 
Очрашу барышында Көнчыгыш телләре һәм цивилизацияләре институтының INALCO (Париж) татар һәм рус телләре укытучысы Ләйлә Садовинова татар телен укыту мәсьәләре турында сөйләде, шушы вуз студенты Александр Казачевски татар телендә сөйләп һәм Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен укып тел белүен дәлилләде.

Россиянең Франциядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Александр Орлов Илчелекнең татар җәмгыятенә төрле чаралар, шул исәптән милли бәйрәмебез сабан туен да уздырырга ярдәм итергә әзер булуын билгеләп узды. Франциядә тата җәмгыяте лидеры, «Франция Татарстан Йорты» ассоциациясе вице-президенты Әлфия Айзатова үткәрелгән кичәләр һәм алдагы планнар турында сөйләде. Ассоциациянең 400ләп кешене берләштерүен билгеләп узды.

Актив хезмәттәшлек өчен Рөстәм Миңнеханов «Франция Татарстан Йорты» ассоциациясе вице-президенты Әлфия Айзатовага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар