Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Мәскәү җәмигъ мәчетен төзү эшләре белән танышты

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында башкалада төзелә торган җәмигъ мәчетендә булды.

Ул дини объектта төзелеш эшләре белән танышты. Рөстәм Миңнеханов белән бергә мәчетне Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин да карады.

Мәскәү җәмигъ мәчетендә 10 меңгә кадәр кеше сыячак. Шул рәвешле, сыйдырыллылыгы ягыннан Европада иң зур булган мәчет 19 мең кв.м мәйдан били һәм 6 дәрәҗә биеклек хасил итә. Аның ирләр, хатын-кызлар намаз уку заллары, конференцияләр залы, күргәзмәләр галереясы була. 

Мәскәү җәмигъ мәчете төзелешенә мөселманнар зур өлеш керткән. Аларның исемнәре җәмигъ мәчетнең Алтын истәлек китабына кертелгән.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/28/111754/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар