Рөстәм Миңнеханов Колумбия делегациясе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Колумбия-Россия сәүдә палатасы президенты Оскар Лопес Боланьюс белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.

Яклар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты.  Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, соңгы елларда Татарстан Латин Америкасы илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә зур эш башкара. "Күртән түгел без Перуда эш визиты белән булдык. Минем фикеремчә, шундый очрашуларсыз без багланышлар өчен яңа юнәлешләр таба алмас идек", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы республика министрлыклары һәм ведомстовлары җитәкчеләренә Колумбия хезмәттәшләре белән эшне активлаштырырга йөкләде. Татарстанның иң эре предприятиеләре дә Латин Америкасы илләре белән бизнес-багланышларны киңәйтү ягында, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов ассызылаганча, республика хөкүмәте Татарстан территориясендә Колумбия партнерларына проектларын гамәлгә ашыруда төрле яктан ярдәм итәчәк.

Сылтама: http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/125628

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 сентябрь 2021 - 14:54
    Без имени
    бик. матур. хикея. ошады. ахыры да. яхшы. тэмамланды. рэхмэт
    Тормышымны үзгәрткән борылыш
  • 24 сентябрь 2021 - 09:19
    Без имени
    Бу хәлләр ир-ат тарафыннан азгынлык кына. Әгәр дә үзегезнең хатыныгызга да шундый ук игътибарлы булсагыз, хатыныгызны бер кемгә дә алыштырмас идегез
    Авырлы хатынны ташлап китү – ир эшеме?
  • 23 сентябрь 2021 - 18:10
    Без имени
    Монда әйтелгән фикерләр белән килешәм. Соңгысы гына күңелгә ятмый. Кияүгә ни өчен чыгалар, белмәдеңмени? Сине көчләп бирмәгәннәр бит!!! Малаең үз әтисе белән үсәргә тиеш, балаңны яратсаң...Җитәр, уйнап алгансың!!!
    Ирем булмаса, бәхетле яшәр идем...
  • 22 сентябрь 2021 - 22:45
    Без имени
    Оятсыз йэштэр! Иномарка, ял итеу хэзэр проблема тугел. Хаман Ата инэ елкэхендэ йэшэргэ оят бит хезгэ. Узегез генэ елкэ кимереу етмэйме ни, тыумаган балагызга урын Таба алмай ятахыгыз
    Тумаган килеш балама урын юк
  • 23 сентябрь 2021 - 06:38
    Без имени
    Башка кешегез булгач, ник хатыныгыз белән дә йокладыгыз соң? Баланы җил ясамагандыр бит?
    Авырлы хатынны ташлап китү – ир эшеме?
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан