Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисындагы сыйфатны үрнәк итеп күрсәтте

Проектларга кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 1 миллиард сумнан артып китә.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисында яңа производстволар ачты. Проектларга кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 1 миллиард сумнан артып китә.
Республика лидерының «Химград»ка сәфәре «Ирвис» фәнни-җитештерү предприятиесе белән танышудан башланды. Хәзерге вакытта биредә агрессив булмаган ягулык һәм инерт газлар өчен үлчәү приборлары әзерләү процессы бара. Әлеге проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 106 миллион сум тәшкил итте.
Табышның фаразланган күләме елына 205 миллион сум тәшкил итә, дип белдерде компаниянең генераль директоры Дмитрий Кратиров.
«Ирвис» фәнни-җитештерү предприятиесе 1990 елда төзелгән. «Химград»та урнашкан предприятие газ счетчиклары һәм расходометрлары, пар счетчиклары эшләп чыгара.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Cotton Way» фабрикасын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 900 миллион сумнан артып китә. Ул елына 325 миллион сум табыш китерәчәк.
Компания генераль директоры Александр Уткин ТР Президентына хәбәр иткәнчә, киләчәктә фабрика тагын да киңәячәк. Бу очракта инвестицияләрнең гомуми күләме 1,5 миллиард сумнан артып китәр, ә җитештерү күләмнәре тәүлегенә 30-80 тонна тәшкил итәр дип көтелә. Фабрикада 175 яңа эш урыны булдырылачак.
Мондый фабрикалар кешеләрнең яшәү рәвешен сыйфат ягыннан үзгәртә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Бүгенге көндә компания 53 медицина учреждениесен кирәк-яраклар белән тәэмин итә, диде республика башлыгы. «Без биредә стерильлек, чисталык һәм медицина учреждениеләрен кирәкле бөтен әйберләр белән тәэмин итә торган иң алдынгы технологияләрне күрәбез», – дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Килсинбаев
Фото: Михаил Захаров
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
Бергә булырга язмаган безгә... Хәзер аңлыйм: мин бик тырыш, яхшы укучы бала булганмын. Һәм шуның өстенә соң өлгергәнмен. Мәктәптә кайберәүләр бишенче класстан ук егетләр белән аралашып, егет сөйгәнгә исләрем китеп карый идем. Артык хисләнеп тормыйча гына дөньяны җигелеп тартучы әти-әни үрнәге дә шул булгандыр. Алар артык мәхәббәт маҗараларыннан башка гына, димләп өйләнешкән кешеләр иде. Егет сөю бер оят эш төсле тоелган миңа.
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.