​Рөстәм Миңнеханов: Кем уйлап тапкан соң бу законнарны?

Шәхси балалар бакчалары хакимияттән финанс ярдәм сорый, күпфатирлы йортларда хостеллар тотучылар исә закон кырыслыгы аркасында, гомумән, отышлы бизнесын югалтырга мөмкин, газ ягулыгына акчаны янга калдырыйм, дип күчкәннәрнең дә «ыштансыз» калуы ихтимал. Өстәвенә, тирес тә хәзер экологик зыян китерүче калдыкка әверелгән икән. Башка сыймаслык законнарны кемнәр кабул итә – бу турыда бүген сүз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Эшмәкәрлек буенча совет утырышында барды.

Татарстанда эшмәкәрлек буенча совет оештырылу бизнес вәкилләренең проблемаларын хәл итүгә яңа мөмкинлекләр ачты. Моңа кадәр алар үз казанында гына кайнап, төрле кыенлыкларны үз көче белән хәл итәргә мәҗбүр иде. Бүген шәхси эшен җәелдерүчеләр проблемаларны күмәк көч белән хәл итә. Бер үк кыенлыклар белән очрашкан кешеләр берләшеп, фикер алышуга җаваплы рәсми затларны да тарта. Алар уртак бер фикергә килергә, чишелеш юлларын табарга тырыша. Хәзерге вакытта, әйтик, шундый борчулы мәсьәләләр хакында 30 проект төркеме кысаларында сөйләшәләр.

Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Эшмәкәрлек буенча советның икенче киңәйтелгән утырышы узды. Бирегә республикабызның барлык районнарыннан да диярлек 250дән артык эшмәкәр җыелган иде, моннан тыш министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.

Мәгълүм булганча, Татарстан Президенты каршындагы совет 2015 елда булдырылды. Рөстәм  Миңнеханов билгеләп үткәнчә, берничә ай эчендә ул үз нәтиҗәлелеген дәлилләп, эшмәкәрлек өлкәсендә үсеш проектларын тормышка ашыруның уңышлы инструментына әверелде.

– Совет үсеш ала, эшмәкәрлек өлкәсендәге төп проблемаларны хәл итүнең мөһим мәйданына әверелә. Эшмәкәрләр хакимият органнары белән бергә бизнесның актуаль мәсьәләләре юнәлешендә эшли. Совет булдырылганнан бирле проект төркемнәренең 150дән артык утырышы узды, 100дән артык эшмәкәр безгә идеяләре һәм инициативалары белән мөрәҗәгать итте. Бу  башкарылган эшнең нәтиҗәлек күрсәткече, – дип билгеләде республика башлыгы сәламләү сүзендә.

Бүгенге утырыш кысаларында 7 проект төркеме үз проблемалары хакында сөйләде һәм аларны хәл итү буенча тәкъдимнәрен Рөстәм Миңнехановка җиткерде. Эшмәкәрләрнең бер төркеме, әйтик, шәхси һәм муниципаль балалар бакчалары өчен бертигез шартлар тудыруны сорап мөрәҗәгать итте. «Егоза» шәхси мәктәпкәчә тәрбия йорты челтәре җитәкчесе Наталья Реснянская балалар бакчаларына кытлык мәсьәләсен шәхси мәктәпкәчә учреждениеләрне субсидияләү юлы белән хәл итәргә тәкъдим ясады. Аның сүзләренчә, дәүләт шәхси бакчада тәрбияләнүче һәрбер балага ай саен 5әр мең сум субсидия биреп барса, бу юнәлештә эшләүче эшмәкәрләрнең тиз арада 500дән артык өстәмә урын булдырырга мөмкинлеге бар. Мондый субсидияләүнең дәүләткә файдасын да саннар ярдәмендә дәлилләргә тырышты ул.

– 140 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзүгә уртача бюджеттан 89 миллион сум акча бүлеп бирү таләп ителә.  Шәхси тәрбия йортына әлеге субсидия бирелгән очракта, дәүләтнең 140 балага чыгымы нибары 8,4 миллион гына тәшкил итәчәк.

Әмма Президент бу тәкъдимне бик үк хуплап бетермәде. Әйтик, шәхси бакчада 450 өстәмә урын булдыру республика казнасына елына өстәмә 27 миллион сумга төшәчәк.

– Барысын да утырып санарга кирәк. Өч елда без балалар бакчаларында 30 мең урын булдырдык. Бу бюджет өчен зур чыгымнар. Аларны тәэмин итеп тору өчен генә дә елына 10 миллиард сум акча сорала. Әгәр дә бизнесның өстәмә урыннар булдырырга мөмкинлеге бар икән, булдырсыннар. Мондый хезмәтләрне шәхси кулларга тапшыруның начар ягы юк, дип саныйм. Әмма бала өчен өстәмә түләү...

Хостелларны күпкатлы йортларда урнаштыруны тыючы Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителгән закон проекты исә, туристик бизнес өлкәсендә эшләүчеләрне хафага сала.  Казанда, әйтик, 100гә якын хостел теркәлгән, шуларның яртысы күпкатлы йортларда эшли. Закон үз көченә хәзерге хәлдә гамәлгә керсә, аларның барысына да ябылу яный. Эшмәкәрләр Рөстәм Миңнехановтан үз төзәтмәләрен хуплауны сорады. Алар барлык кагыйдәләрне һәм әлеге йортларда яшәүчеләр мәнфәгатьләрен бозмаган намуслы хостельерларга эшне дәвам иттерү мөмкинлеге булырга тиеш, дип саный.

– Бу мәсьәләгә караш ике яклы – бер якта әлеге хостеллардан кулланучылар, икенче якта – әлеге йортта яшәүчеләр тора. Минем фикеремчә, кискен генә хостелны ябарга ярамый. Әгәр дә ул барлык санитар нормалар буенча эшли икән, яшәүчеләргә ниндидер кыенлыклар тудырмый икән, эшләвен дәвам итәргә тиеш. Әмма әлеге йортта яшәүчеләр рөхсәтен алу зарур һәм ул –бу очракта милек хуҗалары үз рөхсәтен кире алу хокукына ия булырга тиеш, – дип билгеләде Президент.

Республикабыз күләмендә соңгы вакытта үстерелгән газ-мотор ягулыгына күчү проектын исә яңа гамәлгә кергән кагыйдәләр бөтенләй юкка чыгарырга мөмкин. Федераль төзәтмәләр буенча газ-баллон җиһазларын урнаштыручы машиналарны сертификацияләүне мәҗбүри итеп куя. Бу исә 55 көнгә кадәр сузылырга мөмкин һәм машина хуҗасына саллы гына чыгымнар (6-20 мең сум) белән яный. Әлегә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе белән мондый сертификацияләү үтәүчеләрне штрафка тартмау һәм аларның машиналарын штрафстоянкаларга илтмәү, ә бары тик кисәтү белән генә чикләнү турында килешенгән. Сертификация үтү өчен гражданнарны кабул итү сәгатьләре озайтылган. Газ заправкалары хуҗалыкларының вәкаләтле вәкиле Фәнис Нәбиуллин сертификацияләү процессын җиңеләтүне үтенеп мөрәҗәгать итте.

– Газ-мотор ягулыгына күчү республикабызда өстенлеклеләр рәтендә. Мин шундый кыенлыклар булуын белми идем. Бу бик мөһим мәсьәлә. Бездә махсус программа да гамәлгә ашырыла. Өстәвенә, бу бит чыгымнарны киметү ягыннан гына түгел, экологик җәһәттән да бик әһәмиятле башлангыч. Газ-баллон җиһазларын кую һәм карап тору белән белгән кешеләр шөгыльләнергә тиеш. Әмма сертификацияләүгә 55 көн – бу бик күп, – дип эшчәнлекне системага салу мөһимлеген ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Терлекчелек калдыклары белән бәйле федераль закон исә Татарстан Президентын сүзсез калдырды. Татарстандагы 800 дән артык предприятие әлеге төр калдыкларга лицензия кертелү сәбәпле штрафка тартылырга мөмкин. Кирәкле сертификатлар бер генә авыл хуҗалыгы җитештерү оешмасында да юк. Сертификат алу өчен исә тиресне эшкәртү җайланмалары булырга тиеш, зур терлекчелек предприятиеләрендә, билгеле, алар бар, әмма кайберләрендә шатый иске хәлдә. Ә кечкенә хуҗалыклар өчен мондый җиһазлар шактый кыйммәткә төшәчәк.

– Безнең илдә кайчак акылсызлыклар кабул ителүе шаккатыра. Зур терлекчелек комплекслары турында сүз барганда бер хәл. Кечкенә фермалар өчен әлеге төр калдыклар алга таба куллану продукты. Нинди зарарлы калдык булсын, ди тирес, ашлама бит ул. Кем уйлап тапкан соң моны, нинди надан? Тирес өчен кемне дә булса штрафка тартып карасыннар! Болай да сыер тотучы юк бит инде. Әйдәгез, бөтенләй хайваннар булмасын, барысын да чит илдән сатып алырбыз. Башка сыймаслык! Без барыбыз да авылда үскән. Тирес ул соңгы килограммына кадәр туфрак уңдырышлы булсын өчен кертелә. Тирес күргәннәре, авылга барганнары юк, – дип пыр-тузды Президент.

Моннан тыш утырышта Чаллыда реклама конструкцияләрен урнаштыру регламенты, эшмәкәрләрне салым түләүдәге кыенлыклардан азат итү кебек мөһим мәсьәләләр дә каралды.

http://intertat.ru/tt/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 28 октябрь 2020 - 13:52
    Без имени
    Астагы комментария дэ язганнар сэер диеп, мина да шулай кебек тоелды. Ниндидер укенугэ охшаган. Бер темага гына кагылам.Ирлэр берузе яши алмый дигэнгэ.Ничегрэк яшилэр, ашаргасын да пешерэ(бик оста), керен дэ юа(стир машина), йортында чиста тота.Гэрип куллы тугеллэр бит. Эгэр кемдэ булса бу ир кеше язган дисэ, ялгышу, хатын кешемен, 40 елга якын кияудэмен.....
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 28 октябрь 2020 - 12:28
    Без имени
    Аллах тэгалэдэн узып булмый,хэзер проыессорларнын эйткэне кубесе туры килми
    Кыш нинди булыр?
  • 28 октябрь 2020 - 21:29
    Без имени
    Донья куласа,айландырып китереп бер баса...
    Киленем “Чыгып кит!” — дип кычкырды
  • 28 октябрь 2020 - 19:42
    Без имени
    Бик ошады
    Сине өйдә көтәләр
  • 27 октябрь 2020 - 20:08
    Без имени
    Иии кадерле эбилэр!Юри генэ зарланасыздыр!Балаларыңа кирэк булу,оныкларыңны сөеп яшэү иң зур бэхет бит инде ул!
    Оныклар карап кына ятасым килми: үзем өчен кайчан яшәрмен соң?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...