Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казанда берьюлы ике махсуслаштырылган күргәзмә ача

Арсений Маврин

Татарстан Президенты ТР Машина төзелеше тармагы координация советы утырышында да катнаша.
Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында берьюлы ике махсуслаштырылган күргәзмә эшли башлый. Аларны ачуда Татарстан Президенты да катнаша, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте сайтында.

«Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» һәм «TechnoСварка» күргәзмәләрендә уннан артык илдән һәм Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек 150гә якын компания һәм оешма катнашырга теләк белдергән.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР Машина төзелеше предприятиеләре координация советының җиденче утырышында да катнашырга ниятли.

Көннең икенче яртысында ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов күргәзмәдә катнашучы компания вәкилләре белән очраша.

«Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында шулай ук «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты да уза.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар