Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казан гипронииавиапром компаниясе эшчәнлеге белән танышты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казанский Гипронииавиапром” АҖнең “КНИАТ” инновацион-технологик үзәге” сәнәгать технологияләре технопаркы территориясендә эшли торган производстволары эшчәнлеге белән танышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Президентны анда ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, “Казанский Гипронииавиапром” АҖ генераль директоры Борис Тихомиров, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов һәм башкалар озата йөрде.

Технопарк биләмәләренә килү белән, Рөстәм Миңнеханов электродинамик вибростендлар эшләп чыгара торган җитештерү мәйданнары эше белән танышты. “Донглинг-Казань“ Россия-Кытай уртак преприятиесе вибрацияне исәпләү техникасы приборларына тест уздыру һәм тикшерү мөмкинлеге биргән установкалар җитештерү буенча эшли. Вибростендлар исә машина һәм суднолар төзелеше, авиатөзелеш, оборона сәнәгате кебек өлкәләрдә приборларны, детальләрне зур төгәллек белән сынау мөмкинлеге бирә.

Аннары Татарстан Президенты стенд технологик системаларын соңгы җыю цехында булды. “Казанский Гипронииавиапром” АҖ бүген Россиянең күп кенә эре предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә, дип белдерделәр Рөстәм Миңнехановка. Аерым алганда, хәзер Самарадагы “Кузнецов” ААҖ – Россиянең авиацион газ турбиналары дивигательләре, космик ракеталар өчен ракета двигательләре җитештерү һәм төзәтү буенча әйдәп барган предприятиесендәге сынау стендын үзгәртеп кору һәм техник коралландыру буенча эшләр тәмамлана.

Хезмәттәшлек буенча проект НК-32 и НК-35 двигательләрен, шул исәптән тавыш тизлегеннән югарырак тизлектәге очышка охшатып башкарылган сынауның бөтен спектрын уздыру өчен сынау стенды конструкциясеннән гыйбарәт. Шуны билгеләп үтик: НК-32 тибындагы двигательләр аннары “Ту-160” стратегик бомбардировщигына куела. Башка партнерлар исәбендә тагын Свердловск өлкәсендәге Арамиль авиация ремонтлау заводы, Рыбинскида “Сатурн-Газ турбиналары” ААҖ. Аларның беренчесендә Казан белгечләре тарафыннан авиация двигательләрен сынау буенча станция, икенчесенең мәйданчыгында газ турбиналары агрегатларын заводта контроль сынаулар уздыру өчен универсаль стенд булдырылды.

Рөстәм Миңнеханов аннары “Казанский Гипронииавиапром” АҖ нең Россиядә бердәнбер булган никель-бор йөгертү буенча гальваник җитештерү цехын карады. Әлеге акционерлык җәмгыяте хезмәткәре – КИТТУ аспиранты Марат Мәүлетов аңлатканча, мондый производствоны тагын Америкада гына очратып була. Ышкылу коэффициенты һәм кырылып тузу күрсәткече түбән булуы, шулай ук югары температураларга чыдамлыгы зур булуы белән әлеге материал детальләрнең тузуга чыдамлыгын сизелерлек арттыра. Никель-бор йөгертү алымы нефть чыгару тармагында, оборона сәнәгатендә, машина төзелешендә, агач эшкәртүдә һ.б. өлкәләрдә актив кулланыла. Казан предприятиесендә бүген эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре төгәлләнеп килә, яңа линияне быел сентябрьдә эшләтеп җибәрү күздә тотыла.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар