Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Третьяков галереясы директоры Зөлфирә Трегулова белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт Третьяков галереясы директоры Зөлфирә Трегулова белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчеләре Ләйлә Фазлыева һәм Наталия Фишман, шулай ук "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм башкалар катнашты.

Яклар мәдәният өлкәсендә, һәм, аерым алганда, музей эшендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. Әңгәмәнең бер темасы "Казан Кремле" музей-тыюлыгында Дәүләт Третьяков галереясы фондларыннан күргәзмә проектын оештыру булды.

Үз чиратында, Зөлфирә Трегулова Третьяков галереясының Татарстан рәссамнары эшләре күргәзмәсен үткәрү өчен аерым экспозиция мәйданчыгы бүлеп бирергә әзер булуын белдерде.

сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар