Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Денизли шәһәрендә сәнәгать зонасында булды

Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Денизли шәһәрендә оешкан сәнәгать зонасында булды. Аның белән бергә Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан делегациясе әгъзалары, Денизли провинциясе хакимияте вәкилләре һәм башкалар йөрде.

Сәнәгать зонасы директоры Танҗу Бешташ Рөстәм Миңнехановка Денизли сәнәгать зонасы эшчәнлегенең төп тармаклары тарихы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Төркия территориясендә 280 сәнәгать зонасы эшли, аларның гомуми мәйданы 80 мең га. Денизли сәнәгать зонасына 1975 елда нигез салынган. Территориясендә 600 предприятие эшләп килә, алар текстиль, химия, мебель сәнәгатенә карый, машина төзелеше, металлургия, төзелеш һәм башка секторлар бар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Төркия коллегалары белән сәнәгать мәйданчыклары оештыру буенча тәҗрибә алмашу Татарстан өчен бик мөһим. «Хәзер республикада шундый объектлар төзү буенча зур эш алып барыла. Безгә Төркия партнерларыннан өйрәнер нәрсәләр күп», - дип саный ул.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, соңгы елларда Татарстан белән Төркия арасында эшлекле тыгыз багланышлар урнашкан. Бу – Россия белән Төркия Республикасы хезмәттәшлеге нәтиҗәсе, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Татарстан территориясендәге күп кенә чит ил предприятиеләре - Төркиянекеләр, аларның саны 280, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә генә дә 3 төрек заводы төзелде, ә 2се төзелеп килә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Без Төркия партнерларыннан күп нәрсәләргә өйрәнәбез, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, бигрәк тә инвесторлар белән, бизнес-сектор белән эшләү нечкәлекләренә һәм боларның барысын да республикабызда кулланырга омтылабыз.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрдән гайре, мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек зур әһәмияткә ия. Шулай ук Татарстан белән Төркия арасындагы авиарейслар санын икеләтә арттыру плнлаштырыла.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Денизли сәнәгать зонасының текстиль продукция җитештерүче инвестор компанияләре эшчәнлеге белән танышты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы «Угурлулар», «Таң» һәм башка фабрикаларның җитештерү цехларын карап чыкты. Рөстәм Миңнехановка җитештерүләрнең җитәкчеләре товарны төргәкләү һәм реализацияләү алымнары, җирле хакимиятләр белән хезмәттәшлек турында сөйләделәр.

Сылтама: http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/125376

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар