Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Чистайның 24 гаиләсен яңа фатирга күченүләре белән котлады

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайның 24 гаиләсен яңа фатирга күченүләре белән котлады. Кешеләр уңайлыклары булган яңа фатирларга тузган һәм авария хәленә җиткән тораклардан программа буенча күченеп килгән.

Татарстан Президентының бүген эш сәфәре белән Чистай районына килүен искәртеп үтик.

Республика лидеры яңа торак йортның фасадын карады, эчтә подъездларының эшләнешен бәяләде һәм Шабановлар гаиләсенә кунакка керде.

Бераз вакыттан Рөстәм Миңнеханов күптән түгел төзекләндерелгән 1 нче номерлы гимназиядә булып, укытучылар һәм балалар белән аралашты.

Татарстан Президентының Чистайда булган объектларның соңгысы шәһәрнең үзгәртеп корылган үзәк стадионы иде. “Восток” стадионы 1975 елдан бирле гамәлдә. Озак еллар дәвамында ул футбол мәйданчыгы булып кына түгел, кышын шугалакка дә әверелде, биредә Сабан туйлары да үткәрелде. Былтыр Татарстан Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков инициативасы белән аның урынында “Татнефть” компаниясе акчасына заманча стадион төзелә башлады. Һәм менә бүген халыкара стандартларга туры килгән нинди шәп спорт комплексы ачабыз”, - дип билгеләп үтте яңа исемдә ачылган “Татнефть – Олимп” стадионы турында Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин игътибарны юнәлтеп, элеккеге вакытта эре сәнәгать үзәге булган Чистай узган гасырның 90 нчы елларында катлаулы икътисади хәлдә калды, диде. Хәзер хәл үзгәрә, дип саный депутат. “Президентыбыз тырышлыгы бәрабәренә тормыш яңара. Шәһәр янә матур хәлгә китерелгән. Җитештерү мәйданнары ачыла. Стадион төзелгән. Моннан китәргә ашкынган яшьләр янә кайта. Биредә яшәве дәрәҗәле санала башлый”, - диде ул.

Ә Рөстәм Миңнеханов бүген үзе күргәннәре белән уртаклашуны хуп санады. “Чистайда күп кенә үзгәрешләр булды. Бүген без яңа производстволарда, капиталь төзекләндерелгән мәктәптә, яңа йортта булдык. Билгеле, әле эшлиселәр күп. Чистайның элеккеге бөеклеге-даны яңарышына юнәлтелгән зур гына программабыз бар. Аны биредә яшәүче кешеләр өчен дә, туристлар өчен дә тагын да җәлеп итүчәнрәк булырлык итеп эшләргә телибез”, - дип? планнары белән уртаклашты Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, стадионда эшләр әле ахыргача төгәлләнмәгән. Республика лидеры “Татнефть” ГАҖ генераль директоры урынбасары белән спорт корылмасын түбә астына кертеп, аны ел әйләнәсе эшли торган итү кирәклеге турында сөйләште.

сылтама - http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар