Рөстәм Миңнеханов өчен 2 млн 160 мең 611 тавыш бирелгән

Тавыш бирү кичә сәгать 20.00дә тәмамланса да, сайлау комиссияләре эшләрен дәвам итә. Кичә 23.00дән башлап, алар протоколларны тикшерү, эшкәртү эше белән мәшгуль.

Бүген иртәнге 7гә булган мәгълүматларга караганда, протоколларның 96,65 проценты эшкәртелгән. Сайлаучыларның 84, 88 проценты үз тавышын биргән. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов өчен республика буенча 2 млн 160 мең 611 тавыш бирелгән - бу сайлаучыларның 94, 53 процентын тәшкил итә.

Шул хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең  «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы базасындагы Бердәм мәгълүмат үзәгендә үткәрелгән брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Хафиз Миргалимов җәмгысе 57 мең 797 тавыш (2,53 процент) җыйган, Раушания Бильгильдеева – 36 мең 959 (1,62 процент), Руслан Йосыпов – 18 мең 282 (0,80 процент).

«Әлегә 100 сайлау комиссиясендә бюллетеньнәрне эшкәртү дәвам итә, 1-1,5 сәгать эчендә тавышларны санау эше төгәлләнер дип уйлыйм», – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»