Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы үтәләчәгенә шикләнми

Соңгы елларда хөкүмәт тарафыннан шәһәрнең үзәк урамнарын төзекләндерү генә түгел, һәр ишегалдын матурлауга да зур игътибар бирелә. Моның өчен махсус «Безнең ишегалды» дигән республика программасы кабул ителде.

Соңгы елларда хөкүмәт тарафыннан шәһәрнең үзәк урамнарын төзекләндерү генә түгел, һәр ишегалдын матурлауга да зур игътибар бирелә. Моның өчен махсус «Безнең ишегалды» дигән республика программасы кабул ителде. Быел, мәсәлән, шул программа кысаларында 1084 ишегалды төзекләндереләчәк. Әлеге максатларга 8 млрд сум акча бүлеп бирелгән. 

Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Безнең ишегалды» республика программасы тулысынча үтәләчәк. Бу – зур проект, план-схемалар инде әзер, безгә аларны тормышка ашырырга гына кирәк», – диде. 

Илбашы ышандыруынча, проект буенча бирелгән барлык вәгъдәләр дә үтәләчәк. 
«Безнең ишегалды» программасы барысын да үз эченә алган: балалар мәйданчыкларына җиһазлар урнаштыру, урамнарны яктырту, тротуарларга ремонт ясау, халыкка утырып ял итәргә эскәмияләр урнаштыру, чүп савытлары кую, ишегалдын яшелләндерү, чүп җыю мәйданчыклары ясау. 
Бу республика программасы биш елга исәпләнгән. Аны тормышка ашыруга 50 млрд сум акча каралган. Барысы бергә 6775 ишегалдын матурларга – аларга ремонт ясарга һәм төзекләндерергә җыеналар.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар