Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: «Безнең бурыч – якташларыбызның геройларча батырлыгы турында хәтер саклау»

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Ватан геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган тантана уздырылды. Чара Идел буе федераль округында яшәүче Ватан геройлары хөрмәтенә оештырылган иде.

2007 елның 28 февралендә РФ Президенты Владимир Путин Россия парламентарийларының 9 декабрьне Ватан геройлары көне итеп билгеләү турындагы инициативасын хуплаган. Шул көннән башлап, безнең ил яу кырында ятып калган һәм һәлак булган геройларны искә ала.

Тантаналы чара РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү чыгышлары белән башланды.

Михаил Бабич бүген ил күләмендә әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе - Ватан геройлары көне билгеләп үтелүен шәрехләп, чыгышында бу көнне билгеләп узу тарихына тукталды. М. Бабич сүзләренчә, Советлар Союзы Герое исеменә 12 мең 776 кеше лаек булган. Моннан тыш, 1 меңнән артык кешегә Россия Герое исеме бирелгән. Ул бүген Идел буе федераль округында 37 Ватан Герое, 500 дән артык Социалистик Хезмәт Герое гомер кичерүен хәбәр итте. Бүген бәйрәмгә алардан 9 Советлар Союзы һәм Россия Герое һәм 17 Социалистик хезмәт герое килгән иде. "Бу кешеләрнең батырлыклары дәрәҗәсен тагын бер кат бәяләвегезне телим, чөнки яу кырларында җитештерүдә, авыл хуҗалыгында хезмәттә батырлык күрсәтеп, бу кешеләр илне данлап кына калмый, яшьләрне тәрбияләү өчен традицияләр дә булдыра", - дип ассызыклады Михаил Бабич.

РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле каһарманлыкның югалтуларсыз булмавын искәртте. «Күп кенә геройлар бу исемгә үлгәч лаек булды. Россия иминлеге бәрабәренә үз гомерен корбан иткәннәр алдында баш иябез. Аларның каһарманлыгы турында хәтер яшьләрдә саклансын өчен барысын да эшләячәкбез», - дип ул Ватан геройларының белеме, тәҗрибәсе, каһарманлыгы яшь буынга күчәргә тиешлегенә ишарәләде.

Михаил Бабич Армия сафларына керергә әзерләнүче яшьләргә мөрәҗәгать итеп: «Аларның, шулай ук суворовчыларның, яшь хәрбиләрнең традицияләргә изге мөнәсәбәттә булып, ата-бабалар, геройларны һәрвакыт истә тотуларын телим, - диде. - Хәзер шактый катлаулы чор, безне янә чыдамлыкка сыныйлар, очучыларыбыз Сүриядә хәрби күрсәтмәләрне үти, башка төбәкләрдә дә тынычлык какшаган, - диде Бабич һәм хәрби хезмәткәрләрнең үз бурычын батырларча үтәвен әйтте. - Үзебезнең бөек держава булуыбыз белән, арабызда батырлыклар кылган, үз бурычына ахыргача тугры булган, бөек Россия үсеше өчен нигез булдырган лаеклы кешеләр күп булуы белән котлыйсым килә», - дип тәмамлады Михаил Бабич чыгышын.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге тантананың Советлар Союзы һәм Россия Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Хәрби Дан һәм Хезмәт Даны орденнары тулы кавалерларына, бүген арабызда булмаган геройлар истәлегенә багышлануын билгеләп узды. Ул әлеге затларның хәрби бәрелешләрдә үзләрен аямыйча көрәшеп, илнең иминлеген ныгытуга алыштыргысыз өлеш кертүен шәрехләде. «Алар туган җиргә, үз халкына тугрылыгы, ата-бабалар традицияләренә хөрмәте, Ватан хакына чын каһарманлык кылырга әзерлеге белән аерылып тора», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Р.Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгына тукталып: «Бу елларда ата-бабаларыбызның аяусыз көрәшүе, фидакарь хезмәте безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак», - диде һәм хезмәт геройларының төрле тармаклар үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш кертүенә басым ясады.

Республика башлыгы билгеләп узганча, илнең дәүләт бүләкләре арасында Россия Герое исеме аерым урынны били. «Соңгы елларда безнең республика белән бәйле шактый кеше шушы мәртәбәле исемгә лаек булды», - диде ул. Аның әйтүенчә, бүген ИФОда яшәүче 39 ил героеның 4се – Татарстан кешеләре. «Безнең бурыч – якташларыбызның геройларча батырлыгы турында хәтер саклау», - диде Президент.

Р.Миңнеханов геройларның каһарманлыгы күп кенә буыннар өчен батырлык, намус үрнәге булачагын ассызыклады. «Без геройларыбызның күп булуы белән горурланабыз. Бу көнне һәркайсыгызга рәхмәт әйтәсем, бәхет, уңышлар, иминлек телисем килә. Ә арабызда булмаганнарга - мәңгелек хәтер һәм якты истәлек», - дип сөйләде Президент. Ул Ватан геройлары исеме белән урамнар аталуын, алар хөрмәтенә мемориаль такталар куелуын, кадет мәктәпләренә чыгышы белән Татарстаннан булган герой исемнәре бирелүен шәрехләде.

Ватан герое, Армия генералы, чыгышы белән Самара өлкәсеннән булган Александр Баранов Татарстан җитәкчелегенә олы кунакчыллык өчен рәхмәт җиткерде. «Биредә күргән уңай күренешләрне үзебезнең төбәкләргә ирештерәчәкбез», - диде ул. Ул Россиядә Хәрби дан көннәренә зур игътибар бирелүен ассызыклап үтте.

Аннан соң Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булган геройлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

Алга таба тантана төрле чыгышлар белән дәвам итте. Концерт программасында «Каскад» (Ярославль) төркеме, Пермь кадет корпусы ансамбле, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт камера хоры, "Мгновение" бию театры чыгышлары булды, шулай ук ТРның атказанган артистлары Рөстәм Асаев, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар җырларын бүләк итте.

Тантана тәмамлангач, Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов журналистларга фикерләрен җиткерде. Бабич ассызыклаганча, бүгенге чараны үткәрү урыны итеп Казан очраклы гына сайланмаган. Аның сүзләренә караганда, моңа Татарстанда яшьләргә мәктәп баскычыннан ук хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә алып барыла торган уңышлы эшчәнлек сәбәпче.

Рөстәм Миңнеханов алтынчы тапкыр рәттән Татарстанның хәрби хезмәткә чакырылыш буенча иң яхшы республика булып танылуын билгеләп узды. «Бу очраклы гына түгел. Геройларыбыз уңай үрнәк күрсәтә. Яшьләр элекке түгел дигән сүзләр дә дөреслеккә  туры килми, киресенчә, яшьләр хәзер күпкә алдынгы карашлы, бүгенге шартларда төрле бурычларны хәл итәргә сәләтле. Без хәрби-техник белгечлекләр буенча эш алып барабыз. Яшьләребез Армиягә барганчы күнекмәләр ала. Хәрби частьлар белән элемтәләр корабыз», – диде Татарстан Президенты.

Бүген кунаклар өчен бәйрәм хөрмәтенә төрле экскурсияләр уздырылды. Геройлар шәһәрнең истәлекле урыннарына барган. Казан Суворов хәрби училищесына, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәп-интернатына барган, «Хәтер китабы» мемориалында булган. Герой-шагыйрь Фатыйх Кәримгә мемориаль такта ачылуда катнашкан. Тантана башланганчы, Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салынган.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/12/09/116421/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар