Рөстәм Миңнеханов «Аммоний» ААҖ объектларын төзү барышы белән танышты

Бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида аммиак, метанол һәм грануллы карбомид җитештерү комплексы төзелеше проектын тормышка ашыру барышы белән танышты. Республика лидерын «Аммоний» ААҖ генераль директоры Сергей Шевченко озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов елга суны әзерләү җайланмасы, реформинг, карбамид склады һәм газ-турбина җайланмасы кебек кайбер объектларны карады. Бүгенге көндә комплексны төзү тәмамлану алдында, кайбер объектларда эшләтеп җибәрү башкарыла.
Заводта тәүлегенә 2050 тонна аммиак яки 1400 тонна аммиак һәм 680 тоннага кадәр метанол җитештерелер дип көтелә. Метанол республиканың нефть химиясе предприятиеләре, шул исәптән «Түбән Кама Нефть химиясе» заводы өчен чыгарылачак. Аммиактан карбамид һәм аммиак селитрасы җитештереләчәк, ул авыл хуҗалыгында кулланыла. Әлеге азотлы ашламаларны сатуга килгәндә исә, грануллы карбамидның 30 проценты Россия территориясендә, калган 70 проценты БДБ илләренә, Европа һәм Азиягә сатылачак.
Журналистлар белән әңгәмәсендә Sojitz Corporation ягыннан төзелеш мәйданчыгы җитәкчесе Хироюки Инокучи хәбәр иткәнчә, завод агымдагы елның август-сентябрь айларында эшләтеп җибәрелергә тиеш. «Хәзерге вакытта ниятләнгән барлык эшләрнең 97,5 проценты үтәлгән», - дип белдерде ул. Хироюки Инокучи билгеләп узганча, завод берничә зонага бүленә. Аммиак җитештерү зонасында төзелеш эшләре тәмамланган диярлек. Тиздән аны эшләтеп җибәрүгә керешәчәкләр. Карбамид җитештерү зонасында төзелеш эшләре бара, ул июнь аенда эшли башларга тиеш.
Сылтама: http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/125335
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.