Логотип
Яңалыклар

Россиягә килергә курыкмагыз!

Чемпионат төгәлләнергә санаулы гына көннәр калды. Казан урамнарын тутырып, күтәренке кәеф бүләк итеп йөрүче җанатарларның да күбесе үз илләренә кайтып китте инде. Нинди зур чараның шаһитлары булуыбызны без үзебез дә аңлый алмый калмадык микән әле? 

Сүз дә юк, бик зур эш эшләнде, чөнки дөньякүләм зур чараларны уздыру биниһая хезмәт. Инде килгән кунаклар да илебез турында, мондагы халык, безнең мәдәниятләребез турында берникадәр белеп, хәтта фикерләре дә үзгәреп киткәндер. 

Бүген чемпионатны кабул итүче шәһәрләрнең барысын да берләштергән видеокүпердә сүз әнә шул хакта барды.

«Россия сегодня» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Маргарита Симоньян әйтүенчә, чемпионат башланыр алдыннан Европа матбугаты футбол җанатарларын Россиягә бармаска үгетләп, берсеннән-берсе тузга язмаганрак хәбәрләр бастырган булган. Имештер, Россиядә казакълар урамда тотып камчы белән кыйный, анда юк кына нәрсә өчен дә төрмәгә ябып, кешеләрне урта гасырда кулланылган җәза ысуллары белән газаплыйлар, анда кибетләрдә бернәрсә дә юк... BBC каналы да үз тамашачыларын «коточкыч» Россия белән таныштыру өчен аз көч куймаган булып чыкты. 

«Ә без менә җанатарларга бөтенләй башка Россияне күрсәтә алдык. Чемпионат үз эшен эшләде: чит ил матбугатында илебез турында сокланып та, шаккатып та язылган язмалар күренә башлады. «Әнекәем лә! Монда шундый матур! Кибетләре бай, халкы көләч. Безне камчы белән кыйнамадылар, төрмәләргә утыртмадылар! Халык, Россиягә килергә курыкмагыз!» Без чит ил халкына Россия турында аларга җиткерелүче мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен аңлаттык. Кеше иң беренче кемгә ышана? Әлбәттә, үзенә, үзе күргәнгә. Аннары дуслары, туганнары сөйләгән сүзгә. Ә матбугат бу очракта кайдадыр арткы рәттә генә», – диде мөхәррир ханым журналистларга.

Чемпионатны оештыру эшендә җитешмәгән һәм мактарга лаек, дип, нәрсәләрне аерып әйтер идегез һәм чемпионатны уздыруны ничәгә бәялисез, дигән сорауга, Маргарита Симоньян эшне «плүс бишлек» дип бәяләде. «Мактарга лаек нәрсәләр дигәндә, мин иминлекне кайгыртуны беренче урынга куям. Полиция үз эшен искиткеч яхшы башкарды. Аларга кемнәр генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгәндер бу көннәрдә. Үзләре салмыш, өстәвенә рус телен һәм шәһәрне белмәгән җанатарлар да, бер-берсен югалткан төркемнәр дә, адашып калучылар да... Алар аңлаганын үзләре аңлап, аңламасалар, ярдәмгә башкаларны чакырып, югалганнарны табыштырды, адашканнарга юлын күрсәтте. Алар мактауга бик тә лаек, дип саныйм мин. Ә көендерде, дигәнгә?.. Туган җиремдәй күргән Сочида узган матчларны үз күзләрем белән тамаша кыла алмавым гына көендерсә инде. Ә болай бар да иң югары дәрәҗәдә үтте», – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар