Логотип
Яңалыклар

Россия Президенты пресс-секретаре Песковның кызы ураза тотачак

​​​​​​​Елизавета Песковага 22 яшь, ул Дмитрий Песковның икенче никахыннан туган кызы. Елизавета – Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) студенты, рус-француз инициативалары үсеше фондының вице-президенты. 

Елизавета Песковага 22 яшь, ул Дмитрий Песковның икенче никахыннан туган кызы. Елизавета – Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) студенты, рус-француз инициативалары үсеше фондының вице-президенты. 

Берничә көн элек ул үзенең инстаграмындагы постында (Елизавета постларының һәркайсын: «Кадерле көндәлек...» дип башлый) шактый озын итеп үзенең дингә мөнәсәбәте турында язып чыкты. Ул аны православие динендәгеләрне Олы көн – Пасха бәйрәме белән котлау уңаеннан язды. 

«Мин бик дини кеше, әмма үземне православие динендә дип әйтә алмыйм, – дип язды ул.  – Тормышымда шулай килеп чыкты инде, миңа диннәрнең берсен дә сеңдермәделәр. Кечкенәдән күңелемдә ышану яши, мин ул рухи бәйләнешне сизеп торам. Шуңа күрә дә ниндидер динне кабул итәр алдыннан аларның барысын да башта өйрәнергә кирәк дип саныйм. 

Пасханы һәрвакыт матур, якты, язгы бәйрәм дип кабул иттем. Дөньяның кайсы почмагында булсам да, гыйбадәтханәләргә, чиркәүләргә керергә тырышам. Аларда иң мөһиме – яхшы энергетика: әни кечкенәдән шулай дип өйрәтте. Дөресен әйтәм, балачакта мине чиркәүгә алып керү бик авыр идем: иконалардан курка идем, ә атакай җырлый башласа, еларга ук керешәм...»
Алга таба постында Песковның кызы патриарх турында шактый кискен сүзләр әйтә. 

Аның язганнары постны укучылар арасында төрле фикерләр уята: комментарийлар ява башлый. 
Бер комментарийда Елизаветадан: «Ә сез будда динен өйрәндегезме?» – дип сорыйлар.

«Әлбәттә, – дип җавап бирә ул. – Әмма миңа ислам якынрак».
Аңа шунда ук: «Ә сез мөселманнарның изге аенда – Рамазанда ураза тотарга җыенасызмы?» – дигән сорауны бирәләр.
«Әйе», – дип яза ул. 
Аннан: «Узган елгы Рамазанда берничә көн ураза тотып карадым инде», – дип өсти. 

Бүген аның бу посты астындагы комментарийлар ябык. 
Елизавета Пескованың инстаграмдагы битенә 102 мең кеше язылган. 

Фото: @lisa_peskova

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар