Логотип
Яңалыклар

Россиядә медицина туризмы булачак

Төркия Россия белән медицина туризмы өлкәсендә хезмәттәшлек булдырырга тели.

Бу хакта XV  Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисадый форумы кысаларында узган  «Россиядә һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрдә медицина туризмы үсеше» дип аталган матбугат конференциясендә билгеле булды. Төркиянең BM Medikal & Farma компаниясе җитәкчесе Мунавар Мамеди белдерүенчә, киләчәктә ике илнең дәвалау протоколларын һәм стандартларын күрергә мөмкинлек бирүче уртак мәйдан булдырылачак. 

Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләүче Сәламәтлек саклау буенча экспертлар берлеге әгъзасы, ООО «Хэлп Хэлс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Рәшит Садыйков, 2025 елга экспертлар фаразлавы буенча, мөселман сәяхәтчеләр саны 160 миллион кешене тәшкил итәчәк, шул ук вакытта алар сарыф иткән гомуми сумма 220 миллиард долларга җитәчәк, дигән фикер әйтте.

«Гомумән, туризм үсеше һәм хәләл хезмәт күрсәтү бик нык алга китте. Медицина туризмы өлкәсе, шул исәптән, хәләл булганы да үсеш алсын өчен Россиянең бәяләр ягыннан да, география, медицина җиһазлары, белгечләр ягыннан да өстенлекләре бар», – диде Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар