Логотип
Яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин солянка ясарга җыенмый

30 яшь тулу уңаеннан җырчы Ришат Төхвәтуллин «җылы кичә» уздырмакчы. Кичә дип, тыйнак кына әйтсәләр дә, зур өч концерт рәвешендә узачак ул. Концертның беренчесе – 5 мартта Уфада (җырчының туган ягында), икенчесе – 6нчы мартта Казанда «Пирамида»да («Иҗатым Татарстанда күтәрелде», – ди җырчы) узачак. 10 март көнне Ришат Мәскәү тамашачысы белән очрашачак.

«Бөтен эстрада артистын җыеп солянка ясарга җыенмыйм. Ниндидер грандиоз шоу булыр дип тә ышандырмыйм. Ләкин үз стилемә туры килә торган башка җырчылар да булачак, әлбәттә», – ди Ришат үзе.

Концертта Филүс Каһиров, Гөлназ Асаева, Чулпан Йосыповалар катнашачагы билгеле. Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия бию ансамбле чыгышларын да тамаша кылу мөмкинлеге булачак.

Концертның сценарий авторларының берсе булган Сөмбел Вәлиәхмәтова әлеге чараны гомер бәйрәмен билгеләп үтә торган бер җылы кичә рәвешендә узачак ышандырды. «Ришатка 30 яшь. 30 яшьне әле юбилей дип әйтеп булмый. Әмма бу чор – ир-атның тормышта ныклы адымнар белән атлый торган чагы», – диде ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар