Рига Думасы татар китаплары чыгарырга ярдәм итә

 Латвия башкаласы Рига шәһәрендә Габдулла Тукайның 130, Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган китап нәшер ителәчәк. Мәгълүмат ике телдә - татар һәм латыш телләрендә биреләчәк. Бу хакта  “Татар-информ” корреспондентына җирле татарларның “Идел” җәмгыяте рәисе Ринат Ахунов хәбәр итте.

Бу - Латвия татарлары тырышлыгы белән чыккан өченче китап. 2013нче елда Ригадагы бердәнбер татар теле укытучысы Гөлфия Хурамшина шигырьләре дөнья күргән, ул басмада шагыйрәнең туган якка, аны сагынуга, ата-аналарга багышланган әсәрләре урын алган. 2014 елда исә татар халык ашлары җыентыгы чыккан.  Аңа Латвия татарлары пешерә торган милли ризыкларның рецептлары кергән, ул рецептларны өйләр буенча йөреп җыйганнар - һәр гаилә аерым бер ризык пешереп, аңа фотосессия уздырып, рецептын яздырган.

Китапларның төзүчесе  — Ләйсән Билал, дизайнеры − Артур Шаһиев. “Китапны дөрес итеп җыйган һәм татар бизәкләре белән тулыландырган өчен без Артур Шаһиевка бик рәхмәтле”, - ди Ринат Ахунов. 

Китапларның тиражы – 200әр данә. “Идел” җәмгыяте рәисе сүзләренчә, татар телендә басылган китапларга Ригада ихтыяҗ зур. Җирле татарлар яңа китаплар хакында һәрвакыт  сорашып тора. Латышлар исә татар мәдәнияте белән кызыксына.

Әлеге китаплар “Идел” татар җәмгыяте тарафыннан, Рига Думасының мәгариф, мәдәният һәм спорт департаменты, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән чыгарылган. Тукай һәм Җәлилгә багышланган китап көзгә таба дөнья күрер дип планлаштырыла.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 9 август 2022 - 17:46
    Без имени
    Хатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!
    Кияү кызыбызны кыйный?
  • 9 август 2022 - 23:11
    Без имени
    Кем нэрсэ язасы килэ шуны яза, без укыйбыз вахыт эрэм итеп
    Асылташ
  • 9 август 2022 - 09:35
    Без имени
    Ряхмят!Бик яхшы язасыз
     Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
  • 9 август 2022 - 11:39
    Без имени
    Бигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышлар
     Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
  • 8 август 2022 - 12:19
    Без имени
    Ирегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыни
    Кияү кызыбызны кыйный?
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда