Резидә Гарипова - Россия стипендиясе лауреаты

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры Резидә Гарипова 2015 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе хөкүмәтенең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә талантлы яшьләргә бирелә торган стипендиягә лаек булды.
Яшь режиссер хәзерге вакытта Рөстәм Мингалимнең «Өченче бүлмәдә эт яши» пьесасы буенча спектакль куярга җыена.Резидә Гарипова Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының, режиссура һәм актерлык осталыгы факультетын 2010 елда тәмамлый (Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин курсы).
2012 елдан башлап Казан театр училищесында актерлык осталыгы буенча дәресләр алып бара.
Резидә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 7 спектакль сәхнәләштерде: К.Тинчурин «Сүнгән йолдызлар», Х.Вахит «Туй алдыннан», Дж.Родари “Чиполлино маҗаралары», Э.М.Ремарк «Без барыбыз да кешеләр», Р.Габделхакова «Өзелгән яфраклар», И.Юзеев «Гашыйклар тавы», Ш.Хөсәенов «Чулпан».
сылтама: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/49444-rezid%D3%99-garipova-rossiya-stipendiyase-laureatyi.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
14 апрель 2021 - 17:10Без имениТиеш булмагач,нигэ тормыш корырга?Болай да урод гаилэлэр белэн донья тулган,э монда жыен сантыйлар сузе сойлисез,хэер,сантыйлар сузе тугел бу.Ирекле ,свободное отношение белэн яшэуче кеше язган моны.Иллэ дэ дэ шэп шунысы:ир дэ,хатын да телэсэ кайда этлэнеп йореп кайта да,узенчэ яши.Кем ашарга тели шул пешерэ,кемгэ акча кирэк шул эшлэп таба,кем чиста кием киясе килэ,шул узенекен юа.Э балалар уртак,аларны кем карарга,ашатырга,юарга,тэрбиялэргэ тиеш? Ир синен белэн яшэргэ телэми икэн,олаксын.Доньяда рэтле ирлэр дэ житэрлек.Әгәр ир китсә...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.