Логотип
Яңалыклар

Республикада мәчетләрнең кайчан ачылачагы билгеле

Быелның 3 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 465 номерлы карары нигезендә, мәхәллә эшчәнлекләренә кагылышлы үзгәрешләр бар.

Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартыннан 208 номерлы (үзгәрешләр белән 2020 елның 3 июненнән 465 номерлы) карарына белән бәйле рәвештә һәм ислам хокукының төп принципларына таянып, ТР МДН Голәмәләр шурасының эшче төркеме әгъзалары тарафыннан түбәндәге карарлар кабул ителде:

1. 5 июньнән Татарстан Республикасында мәхәлләләрнең эшчәнлекләрен яңадан башлап җибәрергә, җәмәгать намазларын уздыруга кагылышлы чикләүләр, эпидемиягә каршы кагыйдәләрне үтәү шарты белән, гамәлдән чыгарыла;

2. Иммунитеты какшаган һәм сәламәтлегенә зыян килүдән курыккан, шулай ук 65 яшьтән олы булган дин кардәшләргә мәчет һәм җомга намазларына килүдән тыелып торырга һәм укылмый калган җомга намазы урынына өйлә намазын укырга тәкъдим ителә;

3. Мәчет һәм намаз бүлмәләренә бары тик сулыш органнарын саклау чараларыннан файдаланучыларны, перчатка кигән һәм шәхси намазлыгы булганнарны гына кертергә;

4. Мәчетләрдә һәм гыйбадәт бүлмәләрендә җәмәгать намазларын бары тик социаль дистанцияне саклау шарты белән – кешеләр арасында 1,5 метр аралыкны булдыру һәм гыйбадәт бүлмәсендә 4 кв.метр мәйданны бер кеше өчен генә файдалану мөмкинлеген оештырырга (мәсәлән, дистанцияне билгеләү өчен дин кардәшләр кулларны як-якка сузып бер рәткә тезелеп, алларыннан һәм артларыннан бер буш рәт калдырып баса ала);

5. Гыйбадәт бүлмәләре 400 кв.метрдан күбрәк мәйданга ия булган мәчетләргә берьюлы йөздән артык кеше кертмәскә, җомга намазы вакытында мәчеттә буш урын калмаган очракта, дин кардәшләргә мөмкинлектән чыгып намазны мәчет яны территориясендә башкарырга;

6. Күп халык катнашындагы мәҗлесләр, никах һәм исем кушу йолаларын үткәрү буенча чикләүләрне дәвам итәргә;

7. Диния Нәзарәтенең барлык мәчетләре, гыйбадәт бүләмәләре һәм оешмаларына кабул ителгән тәкъдимнәрне җиткерүне оештырырга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар