Логотип
Яңалыклар

Республика көнен бәйрәм итү программасы әзер

Быел Республика көнен бәйрәм итү чагыштырмача иртә – 28 август көнне үк башлана.

Аерым алганда, бу көнне 19.00дә «Казан Арена» стадионында «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте башлангычы белән «Хор Турецкого» коллективының 25 еллыгына багышланган «Җыр бәйрәме»/ «Праздник песни» киң күләмле мәдәни-күңел ачу чарасы уздырыла.

Бу хакта бүген Казан мэриясендә үткәрелгән «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова бәян итте.

Ул китергән мәгълүматларга караганда, 29 августта Кремль яр буенда «Мәдәниятләр мозаикасы» / «Мозаика культур» I республика этноконфессия фестивале үткәрелә. «Чара ТР Халыклары ассамблеясы тарафыннан оештырыла. Фестиваль вакытында казанлылар һәм башкала кунаклары төрле мастер-классларда катнаша, концерт карый, шулай ук Татарстанда яшәүче халыкларның кул эшләре күргәзмәсе белән таныша алачак», – дип сөйләде Наталья Гречанникова.

Төзекләндерелгән Лядской бакчасын шул ук көнне үзенчәлекле фестиваль программасы белән ачу күздә тотыла.

29-30 август көннәрендә исә «Казан кремле» музей-тыюлыгы территориясендә «Казан фанфаралары» / «Фанфары Казани» IV Бөтенроссия тынлы оркестрлар фестивале була.

Төп бәйрәм чаралары 30 август көнне Казан Ратушасында тантаналы җыелыш белән башланып китәчәк. Җыелышта Татарстан һәм башкала үсешенә зур өлеш кертүчеләргә, традицион рәвештә, республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшыру, аларның исемнәрен шәһәрнең «Мактау китабы»на («Книга почета») кертү планлаштырыла.

Бу көнне Горький исемендәге үзәк күңел ачу һәм ял паркында зур гомумшәһәр бәйрәме оештырыла. Аерым алганда, балалар өчен «Иске парк хәзинәләре» / «Сокровища старого парка» мәйданчыгы эшләр дип көтелә. Моннан тыш, өлкәннәр өчен төрле спорт чаралары, шулай ук Россиядә Әдәбият елы кысаларында «Әдәби ишегалды» проекты үткәрелә. Әлеге чараларның барысы да 11.00дән 14.00гә кадәр уздырыла.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, Республика көнендә шулай ук 11.00дән башлап Җиңү паркында «Урам Бит!» урам мәдәнияте фестивале кысаларында үсмерләр өчен воркаут, самокатларда узышу буенча ярышлар үткәрү күздә тотыла. Монда ук 16.00дә авиа-, судно- һәм автомодельләштерү спорты буенча Казан балалар кубогы уйнатыла.

Башкаланың Меңьеллык мәйданында 11.00дән 15.00гәчә «Kazan City Racing» автоспорт тамашасы була. Анда «Формула – 1» пилотлары, дрифтерлар һәм каскадерлар чыгышларын, шулай ук «КАМАЗ-Мастер» командасы башкаруында тәэсирле яңа төрле трюк карау мөмкинлеге булдырыла.

30 август көнне 12.00 Бакый Урманче скверы сәнгать паркына әвереләчәк. Биредә казанлылар һәм башкала кунаклары күренекле татар рәссамнары белән таныша һәм шәхсән аралаша алачак.

Бу көнне Казанның Иске Татар бистәсендә 13.00дә «Уйна, гармун!» халык иҗаты бәйрәме үткәрелә.

Казан ипподромында 15.00дә ТР Президенты бүләгенә ат чабышы була.

«Бәйрәмнең төп мәйданнарының берсе «Казан Арена» стадионы алдында урнашачак. Көндезге 12дә монда Казан гарнизонының «Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – син сайлаганы» дип аталган патриотик зур концерт программасы башлана. 14.00дән 17.00гә кадәр шул ук мәйданда татар эстрадасы йолдызлары концерты була. 18.00дән исә Казанның популяр коллективлары, «Созвездие – Йолдызлык» һәм «Студентлар язы» фестивальләре җиңүчеләре катнашында яшьләр өчен кичке концерт программасын тамаша кылу мөмкинлеге булдырыла. Анда шулай ук җырчы Юрий Антонов, «Прогульщики», «А-Студио» төркемнәре чыгышы көтелә», – дип сөйләде Наталья Гречанникова.

20.00дә Игенчеләр сарае янындагы мәйдандагы ачык һавада, Александр Сладковский җитәкчелегендә ТР дәүләт симфоник оркестры катнашында, «Казан көзе» V халыкара опера фестивале уздырыла.

Киң күләмле бәйрәм чаралары 22.00дә Казансу өслегендә зур салют белән төгәлләнер дип көтелә. Салютны «Казан» гаилә үзәге территорисендә һәм «Казан Арена» стадионы янындагы транспорт чаралары өчен каралган мәйданда карау уңайлы булачак, дип билгеләп узды спикер чыгышының ахырында.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/24/112761/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар