Логотип
Яңалыклар

Республика клиник хастаханәсендә консультант-робот Арни барлыкка килде

Консультант-робот Арни Казанда урнашкан Республика клиник хастаханәсендә барлыкка килде. Наноярдәмчене Иннополиста француз эшләнмәләре базасында ясаганнар.
“Робот пациентларга ярдәм итәчәк һәм популяр сорауларга җавап бирәчәк. Ул хастаханә коридорында торачак. Роботны әле камилләштерәчәкләр. Ул зуррак булачак һәм рус телен тулысынча өйрәнәчәк”, - диде Республика клиник хастаханәсенең Иннополистагы тернәкләндерү медицина үзәге бүлеге җитәкчесе Илдар Садыйков.
  • Робот 10 килограмм чамасындагы авырлыкта. Аның буе 60 сантиметр.
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/10/173179/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар