Логотип
Яңалыклар

​Республика ифтарына – бер тонна дөге

Быел Республика ифтары 25 майда узачак. Ул бездә җиде ел рәттән уздырыла инде. Беренче елны 2500 кеше генә чакырган булсалар, быел анда 15 мең кеше катнаша. Аларның 2 мең ярымы  – районнардан, калганы Казан кешеләре, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре, Иран, Төркия, Казахстанның Казан шәһәрендәге вәкилләре, илчеләре. Ифтар мәҗлесе «Казан–Арена» стадионында узачак. 

Менюда традицион рәвештә хөрмә, өрек, җиләк-җимешләр, су, сок, итле җыелма, туралган яшелчәләр, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, конфет булачак. Ә төп аш – пылау. Анысын Туклану департаментында әзерләп, стадионга алып кына киләчәкләр. Төп максат: 15 мең порцияне берьюлы һәр кешегә кайнар килеш өләшеп җиткерү. Бер кешелек порциянең хакы – 500 сум. 

Ифтар табынын әзерләү өчен: 1,3 тонна дөге, 15 мең чәк-чәк, 600 кг кәнфит, 850 кг алма, 700 кг әфлисун, 600 кг казылык алынган инде. 

Моның кадәр кешегә берьюлы хезмәт күрсәтү өчен меңнән артык волонтер җәлеп ителгән. Аларның иң өлкәненә 79 яшь. Волонтерлар туплау эше әле дә дәвам итә, дип белдерделәр диния нәзарәтендә. 

Ифтарга керү – бушлай таратылучы билетлар белән. Билетларны мәчетләрдән,  мөхтәсибәтләрдән, диния нәзарәтеннән алырга була. Билетсыз килүчеләргә өләшү өчен мең данәдә ланчбокслар әзерләнә. Килгән кунакларны нәшид һәм мөнәҗәт башкаручылар чыгышы сөендерәчәк. Ә җәмәгать намазы стадионның яшел чирәмендә укылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар