Ренат Ибраһимовның ислам һәм татарларга багышланган “Яңадан туу” фильмының трейлеры дөнья күрде (+ ВИДЕО)

11 ноябрь көнне кичке сәгать 18:30да Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә Татарстанның "Яңадан туу” документаль фильмының премьерасы булачак. Режиссерларының берсе - Арслан Ганиев "Татар-информ" агентлыгына фильмның трейлеры әзер икәнлеген белдерде.

Арслан Ганиев әйтүенчә, фильм Мәскәүнең Җәмигъ мәчете тарихы хакында. Аның төп герое - киләсе елда 70 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов. Аның язмышы аша исламга килгәннән соң кешенең язмышы үзгәрүе сурәтләнә.

Ренат Ибраһимовның әнисе чыгышы белән Татарстан Республикасының Кукмара, ә әтисе Башкортстанның Туймазы районыннан. Үзе исә ул 1947 елның 20 ноябрендә Украинаның Львов шәһәрендә туган һәм хәзерге вакытта Мәскәүдә яши һәм иҗат итә.

“Яңадан туу” исламга кадәрле һәм исламдагы тормыш турында”

“Яңадан туу” фильмының продюсеры Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов. Режиссерлары: Фәрит Фәрисов, Арслан Ганиев, Эльдар Шәрипов. Сценарий авторы Фәрит Фарисов. Документаль фильм Мәскәүдә төшерелгән.

“Яңадан туу” фильмы режиссерларының берсе Арслан Ганиев аны ике язмыш тарихы турында дип белдерде. “Монда илнең һәм аерым бер кешенең тормышлары, алар кичергән вакыйлар күрсәтеләчәк. Төп геройның яңадан тууы Выползов тыкрыгында урнашкан Үзәк мәчет бусагасында башлана. Бу мәчет заманында репрессияләр, сугышны һәм туксанынчы еллар авырлыкларын кичергән. Ул күңелләрендә иман булганнарның рухи терәге булган. Мәчет үзе дә герой белән бергә үз авыр юлын үткән, вакыт белән үзгәреш кичергән”, - диде ул.

Ренат Ибраһимов фильмда җырчы өчен аеруча әһәмиятле мәсьәләргә игътибар бирелгәнлеген искәртте. “Бу фильмны төшергәндә тормышымның күп кенә вакыйгалары күз алдымнан узды, әмма төп борылыш минем 50 яшемә җиткәндәрәк, яшәүнең мәгънәсен аңларга омтылганда килде. Шул вакытта мин бездән өстен көч, Аллаһ барлыгына күңелем белән инандым. Бу дөньяда Аллаһтан башка беркемнән дә куркырга кирәкми һәм тормышта һәрвакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә ошарга тырышырга кирәк. Бары шул гына”, - диде ул.

“Мин асылым буенча космополит, татар булуым - язмышым”

Ренат Ибраһимов татарлыгына кагылышлы сорауга үзенең тормыш фәлсәфәсен бик киң дип белдерде. “Мин үземнең асылым буенча космополит (искәрмә. “дөнья гражданины”, үзен билгеле бер милләткә нисбәт итми, ә бөтен дөньяны үз ватаны дип танучы кеше - ТИ). Без җир кешеләре һәм җир – ул безнең йорт. Бу дөньяда бик күптөрле милләтләр, расалар, төрле диндәге кешеләр яши. Минем татар булуым – ул минем язмыш. Безнең милләт бай, озын тарихлы. Шулай ук башка милләтләр дә. Шуңа күрә мин аерым бер милләтне башкасыннан өстен дип аерып чыгара, татарларны башкалардан нәрсә белән дә булса өстен дип әйтә амыйм”, - диде Ренат Ибраһимов.

Арслан Ганиев әйтүенчә, бу фильмда әлегә беркемгә билгеле булмаган фактлар, документаль вакыйгалар, уникаль фотографияләр күрсәтеләчәк. “Яңадан туу” документаль фильмында мәчетнең беренче эшли башлаганыннан алып, бүгенге көнгә кадәр тормышы сүрәтләнгән.

Белешмә өчен: Ренат Ислам улы Ибраһимов 1947 елның 20 ноябрендә Украинаның Львов шәһәрендә туган. Анда кечкендән үк музыкаль сәләт ачыла. Вакыты җитү белән Ренат Ибраһимовны әти-әнисе музыка мәктәбенә укырга бирә. 1973 елда яшь җырчы Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый һәм Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында һөнәри үсешен башлый. Биредә Ренат Ибраһимов уңышлы гына “Фауст”, “Кармен”, “Кенәз Игорь”, “Пики дамасы”, “Евгений Онегин” операларында төп партияләрне башкара, әмма танылуны аңа концерт эшчәнлеге алып килә. 1978 елда Татарстан Республикасының халык артисты һәм 1981 елда РСФСР халык артисты исеме бирелә. 1979 елда Ренат Ибраһимов Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты була. 1999 елда Ренат Ибраһимов үз “Җыр театры”н нигезли. Ренат Ибраһимов тавышы хәзерге вакытта дөньяда иң яхшыларыннан санала. Аның башкару осталыгына сокланып, Ренат Ибраһилмвны Италиядә “Рус Павароттие” дип атаганнар. Артист даими музыкаль программаларда катнаша, төрле фестивальләрдә жюри әгъзасы булып утыра һәм илебезнең музыкаль мәдәниятен алга сөрүен дәвам итә.  




чыганак: http://tatar-inform.tatar/news

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    9045
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9118
    8
    74
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4854
    4
    57
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6083
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан