Логотип
Яңалыклар

Рауза Хәйретдинова вафат

Китәләр...
Үзләре белән тулы бер чорны алып китәләр...
Безнең күңелләрнең дә бер өлешен алып китәләр...
Тагын бер авыр хәбәр. 

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рауза апа Хәйретдинова бүген мәңгелеккә күчкән... Камал театры сәхнәсендә быел аның туксан яшьлеген бәйрәм иткәннәр иде. 

Гомерләрнең бер өзеләсен белеп торсаң да, барыбер ышанасы килми. Әле яңа гына журнал укучыларга ире Нури абый белән аларның гаҗәеп мәхәббәтләре турында сөйләгән идек. Гомер озынлыгына сузылган соклангыч хисләре, яратулары хаакында...

Һәркем хәтереннән  ул уйнаган рольләрне барлыйдыр. Тик аларны ничек санап чыгып бетерәсең?! Гөлбану («Татар хатыны ниләр күрми», Г. Ибраһимов), Айсылу («Миркәй белән Айсылу», Н. Исәнбәт), Кәләмзә («Зифа», Н. Исәнбәт), Сания («Качаклар», Н. Исәнбәт), Гөлчирә, Мөршидә («Ташкыннар», Т. Гыйззәт), Нәҗибә («Монда тудык, монда үстек», Т. Миңнуллин), Рәхимә («Вөҗдан газабы», Т. Миңнуллин)...

Бөтен гомерен багышлаган театрына иртәгә ул соңгы тапкыр киләчәк...  

Рауза Хәйретдинова белән хушлашу иртәгә сәгать унда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак.
Туганнарының, аны якын иткән һәркемнең кайгысын уртаклашабыз.

Рауза Хәйретдинова хакында «Сөембикә» журналы битләрендә төрле елларда чыккан язмалар: 

http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/lichnosti/?id=7413
                                                                                                                                                      
http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/lichnosti/?id=1579

Фото: https://kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар