Логотип
Яңалыклар

«Ралинаның егете нидер сизгән кебек иде – аның очасы килмәде»

Бәлале рейс пассажирлары арасында безнең якташыбыз – Александров исемендәге ансамбль балеты артисткасы 22 яшьлек Ралина Гыйльманова да була.  Кыз Казанда туып үскән, соңгы вакытта ул Мәскәүдә яши һәм эшли.
 
Казанда ул хореография училищесын тәмамлый. Аннары «Кострома»  балетына алына, ә 2014 елда аны А.В. Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленә кабул итәләр. Параллель рәвештә ул Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый.



Музыкантлар Сириягә Яңа ел концертына оча. Россия сугышчылары алдында чыгыш ясарга нигездә хористлар, коллективның иң яшь өлеше юнәлә.

Башкалада аның әти-әнисе һәм сеңлесе яши. Александров исемендәге ансамбльдә чыгыш ясаган яшь пар белән соңгы аралашулары хакында гаиләсе һәм дуслары сөйләде.

– Аңа  хәрби ансамбльләр бик тә ошый иде, анда эләгү аның хыялы иде һәм ул нәкъ Александров исемендәге ансамбльне сайлый. Башта аның чыгышын карадылар, ә инде бер айдан шалтыратып үзләренә кабул итүләрен хәбәр итттеләр, – дип сөйли вафат булган кызның сеңлесе Эвелина.

Ралина гастрольләр белән бөтен Европаны айкап чыга. Күп тапкырлар Александров ансамбле кайнар нокталарда – Әфганистан, Таҗикстан, Чечня, Югославиядә безнең солдатларның хәрби рухын күтәргән. Бу юлы аларга Сириягә юл тотарга туры килгән. Ралина өчен мондый командировка беренче тапкыр була.

– Әлбәттә, без бик борчылдык. Әмма ул «Барысы да яхшы булачак, кайгырмагыз!»  дия иде. Очкан көнне кичке 10да ул аэропорттан әни белән телефоннан аралашты. Алар төнге 12дә очарга тиешләр иде, әмма бердә ул әле хаман да очып китмәве турында язды. Мин ни өчен дип сорадым. Ул исә белмим дип җавап бирде. Һәм сәгать 2ләрдә ул миңа: «Без 10 минуттан кузгалабыз, барып җиткәч язармын, йә шалтыратырмын. Ә хәзер телефонны сүндерәм», – дип язды. Чөнки аларга телефоннарын чыгарырга да рөхсәт ителми иде, – дип сөйли соңгы сөйләшүләре турында сеңлесе Эвелина.

Котычкыч фаҗига турында Ралина гаиләсе якшәмбе иртән, унынчы яртыда  белә. Туганнары шалтыратып, хәбәрләр карадыгызмы дип сорый, самолет  һәлакәткә очравы турында сөйли. Сириягә кыз үзенең егете Михаил Васин, шул ук коллектив вәкиле белән оча. Яшь пар ике ел элек, Ралина ансамбльгә килгәч таныша. Бер елдан соң Михаил аңа тәкъдим ясый, якындагы вакытта пар өйләнешергә тиеш була.

– Алар Михаил белән ике ел безгә Казанга килде. Бу бик матур һәм бәхетле пар иде, барысы да алар өчен шатланды. Михаил бик тә искиткеч. Иде. Ул үзе Краснодардан. Сүз уңаеннан, ул нидер сизгән
кебек иде – очасы килмәде. Әнисенә шалтыратып та «Минем бер дә анда очасым килми» дигән. Әнисе исә аны тынычландырган.

«Ралинаның егете нидер сизгән кебек иде – аның очасы килмәде»

Без Ралинаның дусларын, курсташларын, сәхнә буенча коллегаларын таптык. «Кострома»  балеты буенча дус кызлары күз яшьләрен тыя алмый.



– Ул иң яхшы дусларның берсе иде. Без аның белән бергә эшләдек, бик тә аны ярата идем. Кич буе елыйм, тынычлана алмыйм. Мондый хәлнең булуына әле дә ышанмыйм, – дип яза Светлана Зайцева.

– Артистлар арасында яхшылык, яктылык һәм тормыш яратучанлык бөркеп торган Ралиночкабыз да бар иде! Вафат булучыларның гаиләләренә Аллаһы сабырлык бирсен. Ралиночка, хәтерлибез, яратабыз, тирән кайгыда. Шунда ук училище еллары хәтергә килә, сез безнең остазлар идегез, без сезне бик тә ярата идек! – дип өсти Анна Козлова.

Ралинаның Казан хореография училищесы буенча төркемдәшләре дә шулай ук дус кызын җылылык белән искә төшерә:



– Ул бик талантлы, кешелекле, көләч йөзле, эш сөючән, ярдәмчел, шул ук вакытта бик тә йомшак иде. Ралина безнең курста халык биюен яратып кына калмыйча, аның белән яшәүчеләрнең берсе булды. Һәр уңышсызлык аңа бик авыр бирелә иде, әмма ул һәрчак илнең иң яхшы ансамблендә бию хыялы чынга ашсын өчен күп эшли иде. Аллаһы иң талантлыларны үзенә ала. Ралинаның туганнары кайгысын уртаклашам, бигрәк тә ул аеруча яраткан әнисе һәм сеңлесенекен.

Ралинаның якыннары Мәскәүгә очкан. Бүген Александров исемендәге ансамбльдә вафат булганнарның туганнары белән җыелыш уза. Аларга бәлки Сочига очарга да туры килмәс. Пассажирларның җәсәдләрен Россия башкаласына китерәчәкләр дип хәбәр ителә.



Казаннан тагын бер авиакатострофада корбаны Александров исемендәге ансамбль әгъзасы – Владислав Голиков. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган егет танылган коллективта солист сыйфатында чыгыш ясый. Ир-атның хатыны һәм ике баласы кала.
 
Бүген, 26 декабрьдә Россиядә Ту-154 һәлакәтендә вафат булучылар истәлегенә матәм көне игълан ителде. Авиакатастрофа нәтиҗәсендә 93 кеше һәлак була. Сириягә баручыларның күпчелеге Александров исемендәге хор вәкилләре була. Моннан тыш самолетта безнең коллегаларыбыз – өч федераль канал: Беренче канал, НТВ һәм «Звезда» журналистлары, шулай ук күбрәк доктор Лиза исеме белән таныш Елизавета Глинка була. Артистлар Россия армиясен Яңа ел белән тәбрикләргә тиеш була, ә танылган җәмәгать эшлеклесе медикаментлар алып бара.
 

Вәсилә ШИРШОВА

сылтама: http://intertat.ru/tt/bloglar-tt/item/64738-ralinanyi%D2%A3-egete-nider-sizg%D3%99n-kebek-ide-%E2%80%93-anyi%D2%A3-ochasyi-kilm%D3%99de.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар