Рафаэль Сәхәбиев: Татарстанга музыкаль театр кирәк!

Татарстанда профессиональ җырчылар эшләрлек музыкаль театр ачарга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның халык артисты, озак еллар М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшләгән солист, Казан консерваториясе доценты Рафаэль Сәхәбиев әйтте.
“Консерваториядә музыкаль спектакльләрдә җырлау өчен махсус кадрлар әзерләнә, - ди Рафаэль Сәхәбиев. – Тик менә әлеге бүлекне тәмамлаган студентлар кая барачак икән? Үзем дә әйтә алмыйм. Чыннан да Казанда музыкаль театр кирәк. Белемле, зәвыклы, югары мәдәниятле җырчылар сәхнәгә менәргә тиеш. Ә хәзер нәрсә, барысы да бер төрле җырлый торган җырлаучылар дөньяны басты. Нота танымаган, авызын дөрес ача да алмаган, сәхнәдә үзләрен тотышы турында әйтеп тә тормыйм. Халык зәвыгы бозыла. Ә консерватория тәмамлаган талантларны читкә озатабыз. Шәхсән миндә укыганнар арасында да Лондонга кадәр китеп барган талантлар бар. Уфа, Самара, Чабаксар, Саранскиларга һ.б. шәһәрләргә китеп бара".
Кичә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Н.Җиһановның Н.Исәнбәт либреттосына иҗат ителгән “Түләк” операсы тәкъдим ителде. Казан консерваториясенең Әлфия Җаббарова җитәкчелегендәге Опера студиясе әзерләгән опера премьерасы быел апрель аенда узган иде.

Спектакльдә Казан консерваториясен тәмамлаган Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Артур Исламов, шулай ук бүгенге студентлар – опера студиясе солистлары Айгөл Гардисламова, Илгиз Мөхетдинов, Сөмбел Ситдыйкова, Руслан Закиров, Айрат Ганиев, Ирек Фәттахов, Илнар Дәүләтшин һәм башкалар катнашты. Оркестр Казан консерваториясенең берьюлы ике иҗат коллективы артистлары: "Tatarica" халык уен кораллары оркестры һәм симфоник оркестрны берләштерде, дирижеры Ринат Халитов. Спектакльдә шулай ук Казан музыка көллиятенең Катнаш хоры һәм “Сәйдәш” бию театры да катнашты.
Сәхнәдә чыгыш ясаган талантлы яшьләр тагын бер кат Татарстанга музыкаль театр кирәклеген раслады.
Белешмә: “Түләк” операсы сюжеты нигезендә мәхәббәт һәм хыянәт тасвирлана. Батыр егет Түләкнең җир өстендәге һәм күл төбендәге тормышы һәм мәхәбәтләре чагылыш таба. Илгә куркыныч янаганда егет мөһим карарга килә. Н.Җиһановның “Түләк” операсы Татар опера театры сәхнәсендә 1945 һәм 1967 елларда куелган. Музыкаль әсәрнең “Түләк һәм Су-Сылу” дип аталган икенче редакциясе композиторның опера жанрындагы соңгы хезмәте, ди сәнгать белгечләре.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/04/149582/
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/04/149582/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
23 гыйнвар 2021 - 20:21Без имениБик дөрес киңәшләр, әзрәк, бер 30 ел элек укыган булсам, күпме ялгышлар ясалмаган булыр идеМенә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:08Без имениЯлгышырсын ,эгэр ризалашсан.икегэ буленп яшэп булмый. ,...Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:26Без имениСина Ир табылыр э балага эни беренче урында.Син узенне Балан урынына куеп карада аннары уйларсын нишлэргэ икэнен.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 23:37Без имениСез ана кияргэ чыксагыз,бик бэхетсез булачаксыз,балагызны да бэхетсез итэсез.ашыкмагыз уз бэхетегезне табарсыз тик Анын белэн тугел.эти энисе нэрсэ эйтсэ шуны эшли торган ир, ир тугел.ялгыша курмэгез.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.