Радик Юлъякшин Салават Фәтхетдиновка зал тутыру буенча көч сынашырга тәкъдим итә

Мин йөрәгем кушканча, күңелем тойганча җырлыйм, дип җиткерә Радик Юлъякшин «ВКонтакте»дагы рәсми битендә.

 Популяр башкаручы Elvin Grey (Радик Юлъякшин) күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдиновка залга тамашачы җыю буенча көч сынашырга тәкъдим иткән. «Башинформ» агентлыгында матбугат конференциясендә өлкән коллегасы авызыннан үз адресына булган тәнкыйтькә Радик үз фикерен шулай белдергән.

«2017 елның көзендә «Татнефть-Арена"да һәм «Уфа-Арена"да ике датаны билгеләргә тәкъдим итәм. Ике дата сезгә һәм ике - миңа (тик административ көчләрдән башка, "чиста" итеп, билетларны хезмәт хакы хисабына көчләп сатмыйча һ.б.). Алга барыргамы, бер урында торыргамы – халык хәл итсен!» — дип язган башкаручы «ВКонтакте»дагы рәсми битендә.

«Минем адреска сезнең тарафтан даими сарказм җиткерү сезнең кебек хөрмәтле кешегә килешми. Минем укытучыларым - җирле остазлар. Мин татарча һәм башкортча ничек итеп дөрес җырларга икәнен күз алдына да китерә алмыйм, мин  - бары аранжировкалаучы һәм композитор. Йөрәгем кушканча, күңелем тойганча җырлыйм», — дип билгеләп үткән Радик Юльякшин.

Исегезгә төшерик, Элвин Грей тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы уфалы Радик Юльякшин 2016 елда Татарстан мәдәниятында «Ел кешесе» булды һәм үз чыгышы белән «Татар жыры» гала-концертын йомгаклады. Гадәттә, ел да "Татар җыры" концертын йомгаклау өчен Салават Фәтхетдинов чакырыла иде.

ссылка: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/07/136315/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    10817
    5
    138
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6536
    1
    87
  • 7596
    2
    52
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8614
    1
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2020 - 14:51
    Без имени
    Рэхмэт,бик авыр Хэл,бала хэсрэте аллахым курсэтмэ.Дэвамен кэтеп калам.
    Күз яше ачы була
  • 22 сентябрь 2020 - 18:56
    Без имени
    Бик ошады. Аллахыбыз бала хэсерэте курергэ язмасын ,кургэннэргэ сабырлык бирсен. Дэвамы кайчан булыр икэн?
    Күз яше ачы була
  • 22 сентябрь 2020 - 22:28
    Без имени
    Килешәм. Ирләргә геройлык эшләргә мөмкинлекләр бетеп бара. 😉
    Бүген бала көткән яшь хатыннар ризык дип төрләнәме?
  • 23 сентябрь 2020 - 07:53
    Без имени
    Мондый Ир элэксэ бик эйбэт эле,
    ​Мин хуҗабикәне сайлыйм
  • 21 сентябрь 2020 - 21:33
    Без имени
    Нэкь шундый дип куз алдына китергэн идем.Ошыйсын Син мина Золфэт,кеше буларак,ир-ат буларак.Сойлэвеннэн ук эйтмэсэн дэ хатынны да балаларынны да яратуын сизелеп тора.Шундый гаилэлэр кубрэк булсын иде.Молодец!!!
    ​Мин хуҗабикәне сайлыйм
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...