Р. Миңнеханов президент праймеризында сайлаучыларның иң күп тавышын җыйды

Казанда узган президент праймеризы барышында алга таба «Бердәм Россия» ТР Президенты вазифасына күрсәтү өчен караячак өч кандидатура билгеләнде.

Искәртеп узабыз: прймеризда катнашу өчен 4 кандидат күрсәтелде: ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советында Татарстан әгъзасы Сергей Батин һәм РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе элеккеге җитәкчесе Олег Морозов.

Сайлаучыларга барлыгы 1588 бюллетень таратылды. Аларның һәркайсы тәкъдим ителгән өч кандидатка тавыш бирергә тиеш иде.

Хисап комиссиясе составына 35 кеше керде. Журналистларга комиссия рәисе, Төбәк иҗтимагый ветераннар (пенсионерлар) оешмасы республика советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков хәбәр иткәнчә, кандидатлар өчен тавышлар түбәндәгечә бүленгән: Марат Әхмәтов - 874 тавыш, Сергей Батин -705, Рөстәм Миңнеханов - 1513, Олег Морозов - 789. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 12 бюллетень яраксыз дип табылган.

Шул рәвешле, «Бердәм Россия» партиясе берсен ТР Президентын вазифасына кандидат итеп күрсәтәчәк кандидатлар өчлеге мәгълүм булды - Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов һәм Олег Морозов.    
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/27/110798/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    10813
    5
    138
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6533
    1
    85
  • 7588
    2
    52
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8611
    1
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2020 - 21:33
    Без имени
    Нэкь шундый дип куз алдына китергэн идем.Ошыйсын Син мина Золфэт,кеше буларак,ир-ат буларак.Сойлэвеннэн ук эйтмэсэн дэ хатынны да балаларынны да яратуын сизелеп тора.Шундый гаилэлэр кубрэк булсын иде.Молодец!!!
    ​Мин хуҗабикәне сайлыйм
  • 21 сентябрь 2020 - 14:35
    Без имени
    Молодцы, Голнур да, Голназ да, афэрин сезгэ, кызлар! Бик матур килеп чыккан!)
    «Мин – Гөлназ Сәфәрова...»
  • 21 сентябрь 2020 - 22:04
    Без имени
    Акыллы ир,сырлап,матурлап тормый,турыдан,молодец!
    ​Мин хуҗабикәне сайлыйм
  • 21 сентябрь 2020 - 11:27
    Без имени
    Яхшы тәмамланды, ләкин бик кыска язма булды
    Җилбәзәкне өйләндерү
  • 20 сентябрь 2020 - 07:43
    Без имени
    Бернәнсәдә аңлашылмады, дәвамы ничек?
    Яңгыр 
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...