Логотип
Яңалыклар

"Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев вафат

Аңа 66 яшь иде.

"Татарстан яшьләре" газетасында күп еллар  баш мөхәррир булып эшләгән күренекле шәхес Исмәгыйль Шәрәфиев каты авырудан соң вафат булды. Аңа 66 яшь иде. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына газетаның баш мөхәррир урынбасары Атлас Гафиятов хәбәр итте.

Исмәгыйль Шәрәфиев 1950 елның 12 ноябрендә Казанда туа, 1973 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. “Татарстан яшьләре” газетында эшчәнлеген ул тәрҗемәче буларак башлый, аннары хатлар бүлеге җитәкчесе, җаваплы сәркатип, редактор урынбасары була. “Идел” журналының җаваплы сәркатибе булып эшли. 1990 елда “Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире итеп билгеләнә.

Быел Татарстан матбугаты көнендә узган "Бәллүр каләм" чарасында Исмәгыйль Шәрәфиевка күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Гран-при бирелгән иде. Ул үзе хастаханәдә булу сәбәпле, бүләккә бирелгән "Лада Калина" автомобиле ачкычлары аның кызы Айгөлгә тапшырылды.

"Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар