Логотип
Яңалыклар

"Мин сайладым" беләзеге әйберләр сатып алганда ташлама бирә

vibiray.tatar сайтында ташлама бирүче оешмаларның исемлеге урнаштырылган.

18 сентябрь көнне Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга килгән һәр казанлы "Мин сайладым" браслетын ала. Аның ярдәмендә җәмәгатьчелек транспортында бушлай йөреп була, "Казан-Арена" стадионында үтәчәк бәйрәм чараларына түләүсез эләгеп була, шулай ук беләзек күрсәтүчеләргә көндәлек кирәк-ярак алганда ташлама бирелә, дип хәбәр итә ТР ҮСК.

Беләзек ияләренә сәүдә һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләрендә, шул исәптән АЗСларда да, зур ташлама бирелә - 5-50%.

Бонуслар шулай ук сайлау барышында селфи яисә сайлау участогында чек ин ясаган сайлаучыларга да бирелә.

vibiray.tatar сайтында ташлама бирүче оешмаларның исемлеге урнаштырылган.

Казанда сайлаулар көне - гомуми бәйрәм. Бизнес өлкәсендә эшләүчеләр аңа әзерлектә зур ярдәм күрсәткән. Татарстанның кече һәм урта бизнес ассоциациясе «ВыгоднаяБольшаяРыбалка» акциясен башлаган. Анда җәмәгатьчелек туклануы предприятиеләре, спорт һәм күңел ачу комплекслары, АЗСлар катнаша.

чыганак -  http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар