Логотип
Яңалыклар

"Милләт аналары" татар мөслимәләре форумы була

10 декабрь көнне сәгать 9.30да “Казан” милли мәдәният үзәгендә "Милләт аналары" татар мөслимәләре форумы башланып, пленар утырыш үткәрелә. ТР һәм РФ төбәкләреннән 200ләп делегат катнашуы көтелә.
Көннең икенче яртысында милли-мәдәни, рухи-әхлакый, социаль хезмәт юнәлешләренә багышланган проектлар тәкъдим ителә. Аннары 16.30да форум резолюциясе каралып, соңыннан кабул итү күздә тотыла.

Җәмгыятьтә мөслимәләрнең ролен үстерү, балалар һәм яшьләр арасында татар халкы мирасын популярлаштыру, үсеп килгән буын белән эшчәнлекне арттыру, җәмгыятьне рухи яктан сафландыру һәм камилләштерү, радикаль агымнарга, бигрәк тә Ислам дәүләтенә (ИГИЛ), каршы тору алымнарын кимилләштерү. “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә татар мөслимәләренең “Милләт аналары” форумын уздыруның төп максаты әнә шул.

Оештыручылардан алынган белешмә буенча, форум “Мөслимә” оешмасының 20 еллыгына һәм беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубиның тууына 145 ел, мәгърифәтче Фатиха Аитованың тууына 150 ел тулуга багышлана. Аның барышында татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерүдә актив катнашканнарга Мөхлисә Бубый исемендәге премияләр тапшыру ниятләнә.

Форумда исә ТР һәм РФ төбәкләреннән 200ләп делегат катнашуы көтелә. Шулай ук дәүләт хакимияте, иҗтимагый һәм дини оешмалар, уку йортлары, фән-мәгариф, фәнни-тикшеренү учреждениеләре һәм бизнес-структуралар вәкилләре чакырулы.

сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар