​"Казан" һәм "Бигеш" аэропортларының исемнәре игълан ителде

Александр Елисеев

Федераль телевидениедә туры эфирда «Россиянең бөек исемнәре» проектына йомгак ясалды.

«Россия 1» телеканалында «60 минут» тапшыруының туры эфирында «Россиянең бөек исемнәре» проектына йомгак ясалды. 5 миллионнан артык кеше аэропортларга кушылырга тиешле кандидат исменәре өчен тавыш биргән.

Татарстаннан бу проектта ике аэропорт– «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары катнашты. Республика буенча шорт-листка җиде исем кергән.

ТР башкаласының аэропортына Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм Андрей Туполев исемнәрен бирү тәкъдим ителде. Проект сайты нигезендә, Тукай өчен иң күп кеше тавыш бирде. Барлыгы 123 меңнән артык кеше.

"Бигеш» аэропортына Николай Лемаев, Дмитрий Менделеев, Салих Сәйдәшев яки Иван Шишкин исемнәре бирелергә мөмкин иде. Бу очракта тавыш бирү лидеры итеп Лемаев билгеләнде – Түбән Камага нигез салучыларның һәм җирле химия сәнәгатен булдыручыларның берсе. Тавыш бирүдә 65 меңнән артык кеше катнашты. 

Нәтиҗәдә, "Казан" аэропорты татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай исемен алды, ә "Бигеш" аэропорты СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаев исеменә лаек булды.

Фото: ТИ

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/04/176424/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 19 гыйнвар 2021 - 20:56
    Без имени
    Минемчә,аэропорт исемен шул өлкәдә эшләгән кеше исеме белән бәйләргә кирәк иде.Әгәр,өч кеше тәкъдим ителгән икән,монда Туполев иң туры килә торган исем булыр иде.
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...