"Казан Арена" алдындагы мәйданда тавыш бирүчеләр өчен концерт бара

Концертка Салават Фәтхетдинов, Элвин Грей кушылачак. Мәскәү йолдызларыннан программада Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышы көтелә.
 

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Казан Арена" алдындагы мәйданда "Мин тавыш бирдем" дип аталган шәһәр концерты башланып китте. Концертны Казан студентларының “Родина” патриотик вокаль-хореографик ансамбле “Туган як” җыры белән башлап җибәрде. Татар эстрадасына Вәсилә Фәттахова алып кергән популяр җыр татар һәм рус телләрендә яңгырады.

Концертны 1нче канал журналисты Максим Шәрәфетдинов һәм актер һәм элеккеге КВНщик Михаил Волконадский алып бара.

“Сез барыгыз да өлкән кешеләр буларак, үзегезнең аңлы тавышыгызны бирдегез. Ә моннан дүрт ел элек Кырым ярымутравы халкы үз язмышын хәл итте – 2014 елның 16 мартында алар референдумда катнашып, Россиягә кушылу теләген белдерделәр. Әйдәгез, Кырым халкын сәламлик”, - диде алып баручылар.

Концертта әлегә эстрада җырчылары һәм Казан төркемнәре җырлый. Бераздан аларга Салават Фәтхетдинов, Элвин Грей кушылачак. Мәскәү йолдызларыннан программада Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышы көтелә.

Искәртеп үтәбез, танылган эстрада җырчысы Элвин Грей бүген үзенең «Туган тупрак тарта» җыры белән Уфада узган “Кырым язы” концертында катнашып өлгерде инде. Хәзер аны Казан тамашачысы көтә.

Концерт түләүсез, "Казан Арена"ның медиафасад ягындагы мәйданына “сайлау беләзекләре” белән керергә мөмкин.

Шактый салкын булуга карамастан, мәйданда халык күп. Җылыну өчен кайнар чәй сату урынннары оештырылган.

Соңрак концерт мәйданында республика сайлаучыларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләячәк.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2362
    28
    239
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    6153
    2
    89
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан