Логотип
Яңалыклар

Путин Татарстаннан «Ата-ана даны» ордены медале белән кемнәрне бүләкләгән?

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Балтач районы Карадуган авылында яшәүче Фирая һәм Булат Зыятдиновлар гаиләсе «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде. 

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Балтач районы Карадуган авылында яшәүче Фирая һәм Булат Зыятдиновлар гаиләсе «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде. 

Бу бүләк дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче (яки тәрбиягә алучы) гаиләләргә бирелә. Шул ук вакытта мондый гаилә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, балаларының физик, рухи һәм әхлакый яктан үсеше турында кайгыртырга, гаилә институтын ныгытуда башкаларга үрнәк булырга тиеш. 
Фирая белән Булат Зыятдиновлар гаиләсе бу таләпләрнең барысына да туры килә. 

 Булат белән Фирая биш бала тәрбияләп үстерәләр: Самат, Вахит, Газиз, Гөлсем һәм Фатыйх. Әтиләре «Игенче» хуҗалыгы рәисе, ә Фирая... Аны иң беренче чиратта кем дип тәкъдим итәргә икән? Белгечлеге буенча ул тарих укытучысы. Карадуганга килен булып төшкәч, кайнатасы Бакый ага Зыятдинов аңа үзе нигез салган музейны ышанып тапшырды. Фирая ханым бүген Балтачның атаклы музее – Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музееның директоры. 2012 елда «Нечкәбил» республика бәйгесендә катнашып, «Уңган Нечкәбил» һәм «Иң-иң Нечкәбил» номинацияләрендә җиңү яулады. 12 катнашучы арасында бердәнбер авыл хатыны иде ул! 

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә  катнашып та җиңүче булды Фирая. 

Иренең терәге-таянычы, кайнанасының яраткан килене ул. Кайнатасы Бакый аганың да хатирәсен кадерләп саклаучы. Чибәр, булдыклы, уңган, җитез... Кыскасы, чын татар хатыны! 

Зыятдиновлар гаиләсен зур бүләк белән котлыйбыз! Татар гаиләсенең чын, матур үрнәге дигән данны гомер-гомергә йөртүләрен телибез!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур, тырыш гаилә! Афәрин!

    Хәзер укыйлар